Уйлап уйнар өчен. Балага нинди уенчык алырга?

Җансыз булса да, баланың тормышында уенчык бик әһәмиятле урынны алып тора. Сабый аның белән дөньяны таный, өйрәнә, дуслаша, кешедә булырга тиешле күркәм гадәт-сыйфатларны үзендә булдыра. Шуңа да исеменең генә түгел, җисеменең дә нинди булуы мөһим уенчыкның. «Иң яхшысы – балаларга», – дибез ич. Әнә бит Роскачество белгечләре Хагги Вагги дигән йомшак уенчыкларны балалар өчен зарарлы дип тапкан. Тикшерә торгач, Хагги Ваггиларда фенол матдәсенең кирәгеннән күбрәк булуыначыклаганнар. Ул исә бала сәламәтлегенә җитди зыян сала икән. Шуңа да Хаггиларны сатудан алачаклар. Моннан тыш уенчыкларның психикага тискәре йогынтысыннан да куркалар икән. 

Ныгымаган яшь аңны шуннан да саклыйсы бар. Әмма аларга алмаш табылырмы? «ВТ» хәбәрчесе балачак иленә – уенчыклар дөньясына кайтып килде.

Уенчык кына димә!

BusinesStat хезмәте ачыклаганча, Россиядә балалар уенчыкларын сату 20172020 елларда 11,8 процентка кимегән. Базарга тәэсир итә торган төп сәбәпләрнең берсе демографиягә бәйле: балалар азрак туган. Моңа өстәп, уенчык белән уйнау яше дә елдан-ел кыскара: элек ул уртача 12 яшь булса, хәзер – 10 яшь.

Россиядәге уенчык базарының 90 проценттан артыгы чит ил продукциясе булуын да танырга кирәк. Шуларның 60 процентын Кытайдан алып кайталар. Россиядә уеннар һәм уенчыклар белән төп эшчәнлек алып баручы барлыгы 1500дән артык җитештерү һәм сәүдә предприятиесе теркәлгән.

Иң күп сатылган уенчык булып конструктор (17 процент), курчаклар (16 процент), транспорт рәвешендәге уенчыклар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уенчыклар (13әр процент), спорт һәм урам өчен уенчыклар (12 процент) тора. Башка төр уен һәм уенчыклар тармакның 10 проценттан кимрәк өлешен били.

Читнеке белән тутырганчы, үзебезнекен булдырырга, җитештерергә. Күптән түгел Дәүләт Думасының вице-спикеры Анна Кузнецова балалар уенчыклары, мультфильмнарына бәйле фикерендә шул хакта әйткән иде. Сүз уңаеннан, бала-чагалар өчен товарлар базарының күләме дә былтыр 19 процентка артып, триллион сумны тәшкил итте, ди дәүләт эшлеклесе. Шулай итеп, илдә җитештерелә торган балалар товарларының өлеше 27 проценттан 34 процентка җиткән.

Шул ук вакытта сәнәгатьнең төрле сегментларында балалар товарлары күләме төрле булуны ассызыклыйАнна Кузнецова. Аның сүзләренчә, илнең үз уенчыкларын җитештерү күләме кибетләрдәге барлык ассортиментның уннан бер өлешен генә тәшкил итә. Шуңа да тырышырга нигез бар. Анна Кузнецова яңа уенчыкларның традицион кыйммәтләргә, шул исәптән гаилә кыйммәтләренә җавап бирергә тиешлеген дә әйтте.

Тәкъдим бармы?

Читнекен алмаштырырдай үзебезнеке бармы соң? Иң элек, Тукай әйтмешли, үзебезчә, милли дигәнен табасы килә бит. Бар, әмма аз. Булганы да – курчак. Югыйсә, йомшак уенчык итәрлек милли геройларыбыз да, уйнау һәм беррәттән белем алу өчен билгеләнгән уенчыкларның нигезе итеп алырга мөмкин булган әкият-легендаларыбыз да бар инде. Әйтик, шул ук Шүрәлебез Хагги Ваггидан кай ягы белән ким соң? Охшаш та әле. Тик безнеке сөйкемлерәк.

Декоратив-гамәли иҗат остаханәсе җитәкчесе, курчаклар ясау остасы, рәссам-бизәүче Рәйдә Ильинаәйтүенчә, үзебезнең милли уенчыкларга, һичшиксез, ихтыяҗ зур. Үз куллары белән ясаган сылу курчаклары үрнәгендә дә күрә ул моны.

Балалар милли киемдәге курчакларны бик ярата, бу чын, ди Рәйдә ханым. Күргәзмәләрдә, ярминкәләр вакытында балалар өстәл тирәсенә җыелса, мин дәшми генә аларны күзәтәм. Алар курчакларга шундый яратып, сокланып карый! Күлмәкләренә, чәчләренә кагылалар, чулпыларын чылтыраталар. Шул ук вакытта әниләре килеп: «Я же сказала! Смотреть можно только глазами!»дип, баласынаәйтә. Гәрчә баладагы кызыксынуны күрсә дә… Минем «Авыл кызлары» дигән курчаклар сериясе бар. Алар вак чәчәкле, матур ситсы күлмәкләрдән, канатлы чигүле алъяпкычлардан һәм бизәкле читекләрдән. Туганымның кызы әбисеннән 7 яшьлек туган көненә курчакны шул «Авыл кызы» сериясеннән сатып алдыртты. Күлмәген дә үзе сайлады, аның заказын үтәдек. Шундый яратып уйный! Үзебезнең милли курчакларга омтылыш күбрәк булсын иде…

Ә моның өчен нәрсә җитми соң?

Алга бару өчен, дәүләтнең дә булышуы кирәк. Производство тотучылар бар бит. Алар инде бөтенләй башка дәрәҗәдә эшли. Мин бит буш вакытым булганда гына эшлим, курчаклар ясау – яратып башкара торган шөгылем генә. Мин шуңа да шатмын: Россиянең төрле шәһәрләренә, чит илләргә таралды минем курчакларым.

Сүз уңаеннан, Рәйдә ханым үз иҗатында авыл чибәркәйләрен генә түгел, Сөембикә-ханбикә, сәүдәгәр хатыннары образларын да курчак иткән кеше. Димәк, курчак тарих белән кызыксынырга да этәрергә мөмкин.

Тагын бер оста куллы әңгәмәдәшебез Гөлшат Зәйнимилли уенчыклар юк дип аптырап тормаган, аларны үзе тегә башлаган. Шулай ук курчаклар. Дөрес, эзләгән ул сабыйлары өчен файдалы булырлык милли уенчыкларны, курчакларны. Әмма аларны, нигездә, сувенир итеп кенә кулланып була. Ә бит бала уенчыкны саклар өчен түгел, уйнар, кочаклап йоклар өчен сайлый. Гөлшатныкылар исә йомшак та, хәзер исә «сөйләшә» дә: татар халык җырлары җырлый, шигырьләр сөйли һәм нәшидләр әйтә.

Милли уенчыкларга ихтыяҗ һәрвакыт бар, хикмәт шул ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек товар җитештерүдә. Сыйфатлы, матур һәм кызыклы итеп эшләнгән уенчык балаларны кызыксындыра. Кеше милли уенчыкларны милли кием кебек ниндидер затлы, үзенчәлекле әйбер итеп кабул итә, бу аларның сирәк җитештерелүенә бәйле дип уйлыйм, – дип сөйләде Гөлшат. – Үз туган телендә сөйләшә яки җырлый торган уенчык белән уйнау кызык балаларга. Һәр товарның үз аудиториясе була. «Бала уенчыкны бик яратты, кулыннан да төшерми», –дигән рәхмәт сүзләре еш ишетергә туры килә, димәк, балалар чынлап та кызыксына, дип уйлыйм. ХаггиВагги ише уенчыкларга алмаш товарлар җитештерү – минем хыял. Әгәр сыйфатлы һәм заманча итеп эшләнсә, әлбәттә, алмаш була ала ул. Хагги Ваггинымин, мәсәлән, татарның Шүрәлесенә охшатам, шундый рәвештәге татарча җырлый торган уенчык ясау уем да бар. Уенчыклар җитештерү аерым фән кебек ул. Беренче карашка, бик җиңел. Ә бит уенчык балаларны тәрбияләргә, туган телләрен уен формасында өйрәтергә тиеш. Үз уенчыкларыбыз таралсын һәм популяр булсын өчен, игътибар кирәк. Халыктан һәм дәүләттән.

Белгеч сүзе 

Психолог Марина Галанина уенчыкларның бала-чага тормышындагы роле турында кызыклы фикере белән уртаклашты. Аерым алганда, ул балаларның куркыныч, ямьсез тоелган уенчыкларга ни өчен кызыгуларын аңлатты.

Хагги Ваггибары тик әлегә кадәр булмаган яңа герой гына. Ул беркемне дә ашамый да, физик көч тә кулланмый, ул бары тик кулын сузып торган бер зат кына. Сез дә бит үзегезгә яңа телефон яисә сумка сатып аласыз. Менә шуның кебек инде, бу – яңалык кына. Асылда, ни өчен балалар шундый агрессив уенчыклар белән кызыксына соң? Дөресен әйтик: бу табигый һәм гадәти күренеш. Бу ерткыч хайваннар, корал, мультфильмнардагы, әкиятләрдәге, уеннардагы явыз геройлар булырга мөмкин. Алар аша бала үзендәге агрессия күренешләрен аңларга, куркуын җиңәргә, тискәре хисләрен чыгарырга өйрәнә. Бу эмоцияләр һәр кешедә бар, – дип аңлата белгеч.

Ни өчен балаларның мондый уенчыклар белән уйнавы өлкәннәрне шулкадәр куркыта соң? Белгеч менә нәрсә ди:

– Еш кына өлкәннәр үзләрендә булган агрессия һәм куркуларын үзләре дә аңлап җиткерми, шуңа күрә теләсә нинди агрессия очрагын явызлык һәм куркыныч тудыра торган бер золым дип күрә. Алдарак әйтүемчә, ачу һәм курку хисләре һәр кешедә бар, алар безгә яшәргә ярдәм итә. Үзеңне яклау, көндәшлек итү, ышаныч хисен формалаштыру өчен, дисеңме. Агрессив уеннар бигрәк тә кемнәргә тәэсир итә соң? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул күбрәкагрессив балаларны ярсыта. Ягъни әгәр дә сезнең бала Хагги Вагги белән уйнаганнан соң иптәшенең башына суга икән, бу йомшак Хагги Вагги гаебе түгел инде. Мәгълүмат чаралары, телефондагы уеннар, гаиләдәге сәламәт булмаган мөнәсәбәтләр теге хисне арттырып җибәрүче көч була ала.

…Кыскасы, уенчыклар балаларда паника, күз яшьләре, борчу хисләре китереп чыгармый икән, куркырга кирәкми. Кайчагында әти-әниләр үзләренең куркыныч әкиятләр укып үскәнен онытыпҗибәрә бугай. Аннан, хәзер бала кулында йомшак уеныккурчакны түгел, җансыз тартма – телефонны ешрак күрергә туры килә ич. Хәер, монысы инде –фикер алышу өчен башка мәсьәләдер.

Сораштыру:

Сез балачакта нинди уенчык белән уйнап үстегез?

Булат: «Без үскәндә, төп уенчык юла иде».

Гөлназ: «Баштарак – йомшак уенчык, курчак, музыкаль уенчыклар. Соңрак спиннер, слаймнарпопулярлашты».

Инзилә: «6 яшемдә әнием сары куян бүләк итте. Хәзер миңа – 23 яшь. Шул куянсыз йоклый да алмыйм».

Зөфәр: «Балалар бакчасына барганда да, өйдә берүзем генә калсам да, кулымда домино булды. Шуның белән вакыт уздыра идем».

Раил: «Өстәл теннисы уйнадым».

Илнар: «Бер караганда – кылыч булды, бер караганда – тылсым таягы. Кайчак – бабай таягы да. Һәм болар барысы да – тәпәч (таяк.

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://rusovok.ru/c/tula/Haggi_Vaggi_Kissi_Missi_otkuda_vzyalis_plyushevye_monstry-7793397/


Фикер өстәү