Миңнеханов халыкара экспертизадан соң завод төзелешенә каршы булучылар белән очраша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, халыкара экспертиза алганнан соң, Осиновода калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелешенә каршы чыгучы активистлар белән очрашырга әзер. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында ел нәтиҗәләренә һәм якындагы елларга хакимият органнары бурычларына багышланган зур матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Без бит әлегә төзелеш буенча карар кабул итмәдек. Мин халыкара экспертиза булганнан соң, әлбәттә, очрашам. Очрашкач мин: «Сездә нинди сораулар бар? –дип сорыйм» ,- диде Татарстан Президенты.

Әгәр барлык экологик нормаларны үтәсәк, завод бернинди зыян китермәячәк, дип искәртте.

«Сез Мәскәүгә карагыз, алар чүп-чарны кая чыгарырга белми, полигоннар барысы да тулы, башка карарлар юк. Бөтен дөнья бу юлны узды. Әйдәгез моңардан файдаланыйк, бу бары тик файдага гына булачак», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү