Татарча сөйләшәбез: гамәлләштерми генә торыгызчы

Татар газеталарында һәм яңа төр мәгълүмат чаралары – рәсми «Инстаграм» аккаунтларында – кайчак тел сандыгының һич көтелмәгән җәүһәрләре очрый. Шулай да, телебездә табигый рәвештә хасил булып, аның күркенә әверелгән сүзләр белән беррәттән, канцелярияләрдә уйлап табылган ясалма гыйбарәләр дә еш яңгырый. Шуларның берсе – «гамәлләштерү» сүзе.

Бүген, 9 гыйнвар көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә агрономнар катнашында укулар гамәлләштерелде.

Бу – район матбугат хезмәтенең яңалыгы. Муниципаль берәмлекләрдә катлаулы рәсми стильне куллану кирәкме икән? Анысы да – зур сорау. Җирле идарә – халыкка иң якын торган хакимият, аларга халык телендә язу дөресрәк тә булыр иде, мөгаен. Әмма хикмәт башкада. «Укулар оештырылды», «укулар үткәрелде» кебек гыйбарәләрне кулланасы урында «гамәлләштерелде» дип язылган. Ни өчен кирәк ул монда? Монысы миңа һич аңлашылмый.

“Гамәлләштерү” сүзе әлегә сүзлекләрдә дә теркәлмәгән. Ләкин аны берничә ел дәвамында рәсми текстларда кулланалар. Мәгънәсе – реализация, яки гамәлгә ашыру.

Тагын бер җөмләгә күз салыйк. «Закон проекты Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының 2012 ел 28 декабрендә чыккан № 95-ЗРТ “Торак төзелеше үсешенә хезмәттәшлек турындагы” 166 нчы федераль законны гамәлләштерү буенча чаралар турындагы” федераль законының 166 нчы маддәсен гамәлләштерү турындагы” законын раслау максатында эшләнгән». Бу коточкыч җөмләне рәсми стиль белән генә аклап булмый, чөнки бу – яңалык, закон проекты да, аналитик язма да, Президент өстәленә килеп ята торган ниндидер серле шифр да түгел. Ул кем дә булса укысын өчен язылган. Бу очракта, әйе, тәрҗемә генә ителгән. Тәрҗемә барышында җөмләнең асты өскә килгән, мәгънәсе кайдадыр төшеп тә калган.

Федераль законны гамәлләштерү дигән сүзтезмәдә гамәлләштерү сүзе мантыйкка ярашлы булып яңгырый. Федераль законны гамәлгә ашыру дип дүрт сүз язганчы, өч сүз белән чикләнеп була. Менә мондый очракта әлеге ясалма сүзне кулланырга ярыйдыр. Әмма ул бары тик норматив хокукый актларга, ягъни закон, указ, карар, боерык текстларына гына килешә.

Халык укырга тиешле текстларда исә мондый куркыныч конструкцияләрне куллану һич тә дөрес булмас. «Юл картасы эшләнде, аны гамәлләштерү эше башланды» кебек җөмләләрне укучыга күрсәткәнче, кат-кат укып карарга кирәктер. Гомумән, «гамәлләштерү»ләрдән читтә торыйк, «гамәлләштерсәк» тә, ана телебезнең асыл байлыкларын «гамәлләштерик».


Фикер өстәү