Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” проектында катнашкан. Исегезгә төшерәбез: хәйрия акциясе һәр ел саен үткәрелеп килә. Аның ярдәмендә тормышта авыр хәлдә калган балаларның Яңа ел теләкләре үтәлә.

Президент Казанда яшәүче ике баланың теләген үтәячәк. Аларның берсе – балалар радиосын барып күрергә, икенчесе исә «акыллы колонка»лы булуы турында хыяллана. “Балалардан елдан-ел күбрәк хатлар алабыз, аларның хыялларын тормышка ашырырга тырышабыз. Яңа елга кадәр вакыт бар әле!” – дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә хәйрия акциясендә катнашкан. Ул “Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XVII съезды алдыннан Яңа ел чыршысыннан 9 яшьлек Зифа Вәлиева открыткасын үрелеп алган. Кыз Казанда Президент чыршысында булырга хыяллана икән. Дәүләт Киңәшчесе шулай ук 13 яшьлек Азалия Мортазинаның да хыялын чынга ашырачак. Азалиянең кинолог булып карыйсы килә.

Минтимер Шәймиев акцияне оештыручылар һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдереп, озакламый кызларның хыяллары тормышка ашачагын белдергән.


Фикер өстәү