Чыршыдагы хыяллар чынга аша: чын панданы кочарга, Путинның эш урынын күрергә дә мөмкин булачак

Кемгә – фотоаппарат, кемгә – аквапаркка юллама. «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысасында республика җитәкчелеге һәм депутатлар берничә баланың хыялын тормышка ашыруда ярдәм итәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 18 нче утырышы тәнәфесе вакытында депутатларны әлеге акциягә кушылырга чакырды. Ул үзе дә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кебек үк, теләкләр чыршысыннан берничә хатны алып, хыяллар белән танышып өлгерде инде.

Иң беренчеләрдән булып бу акциягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушылды. 13 яшьлек Арслан синтезатор сорап язган, 14 яшьлек Әдиләгә планшет кирәк икән. Егор исемле малай мультфильм персонажы Молния МакКуин машинасы турында хыяллана, ә 15 яшьлек Романга хоккейга йөрү өчен спорт букчасы кирәк. 14 яшьлек Эльвина Кәримова фотоаппарат сораган. Элегрәк Президент чыршыдан Радмир һәм Данияр исемле малайларның хатларын алып укыган иде. Радмир – «Ривьера»да ял итәргә, ә Данияр узышу трассасында җилдерергә хыяллана икән. Якын арада бу балаларның теләкләре үтәләчәк.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 9 яшьлек Тамерланның хыялын тормышка ашырачак. Ул читтән торып уку өчен планшет сораган. Алексей Песошин 6 яшьлек Шәүкәткә портатив проектор бүләк итәчәк.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 10 яшьлек кызның хыялын тормышка ашырып өлгергән инде. Оливия снегокат турында хыялланган булган. Вице-премьер балага тәмле күчтәнәч һәм хыялындагы бүләген алып бирде.
Акция Яңа елга кадәр барачак. Шарт бер – теләкне 2021 елның 28 февраленә кадәр тормышка ашырып өлгерәсе. Хыялларны исә 16 ноябрь – 15 декабрь аралыгында «елкажеланий.рф» сайтында калдырырга була иде. Гаризаларны өлкән яшьтәге кешеләр, сырхау, ятим, аз керемле гаиләләрдәге балалар калдыра алган. Проектның сайтына татарстанлылардан 300 мөрәҗәгать кабул ителгән. «Теләкләр чыршысы» акциясе 2014 елдан бирле үткәрелә. Проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Быел ул Тула өлкәсеннән 10 яшьлек Александрны һәм Чиләбедән Дмитрийны шатландырырга вәгъдә итте. Егетләрнең берсе – чын панданы кочарга, икенчесе Кызыл мәйданда булырга һәм Президентның кайда эшләгәнен күрергә тели.


Фикер өстәү