Татарстан журналистлары Лисичанск шәһәре балаларына бер машина бүләк әзерләгән

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Лисичанск шәһәре балалары өчен Яңа ел бүләкләрен җыюга кушылды. Бәйрәм алды акциясен “Ярдәм янәшә” иҗтимагый хәрәкәте үткәрә.

Шулай итеп, массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре хезмәткәрләре барлыгы 38 бүләк тартмасы (200 мең сумнан артыгракка төшкән) җыйган. Пластилин, буяу, карандаш, фломастер җыелмалары, кулдан ясалган әйберләр, төрле яшьтәге балалар өчен китаплар һәм уенчыклар бүген “Ярдәм янәшә” гуманитар ярдәм складына юлланды. Ә инде иртәгә бүләкләр Луганск халык республикасының Лисичанск шәһәренә озатылачак.
– Барлык журналистларга, редакция коллективларына рәхмәт белдерәсем килә. Берничә көн эчендә бик күп бүләк җыйдык. Шул рәвешле без гомуми эшкә өлеш кертәбез, – ди “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.


Фикер өстәү