Казанда 16 яшьлек кыз хәмердән агуланып үлгән

Казанда 16 яшьлек үсмер кыз суррогат хәмер белән агуланып үлгән. Аның баш миендә шешенү барлыкка килгән, дип яза Газета.Ру.

Соңгы вакытларда Казанда ялган хәмердән агулану очраклары ешаюны билгеләп үтәргә кирәк. Узган елда бер төркем студентларның агулануы зур шау-шу тудырган иде. Исегезгә төшерәбез: бер егет танышыннан 5 литрлы пластик шешәдә спиртлы сыекча сатып алган. Шуннан соң аны автомобиль багажнигына куеп, Салмачы бистәсенә – кичә үткәрү өчен арендага алынган коттеджга килгән. Багажнигында шундый ук шешәдә автомобиль тәрәзәсен юу сыекчасы да булган. Егетләр, ялгыш “незамерзайка” шешәсен алып, кичәдә шуны эчкән. Нәтиҗәдә 20 яшьлек кыз һәлак булган. 15 кеше, агуланып, хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү