Рөстәм Миңнеханов дүрт баланың хыялын чынга ашырачак

Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашты. Ул 4 баланың хыялын тормышка ашырачак. 13 яшьлек Арслан – синтезатор, 14 яшьлек Әдилә – планшет, 7 яшьлек Егор – зур молния маккуин машинасы, 15 яшьлек Роман – хоккейчы сумкасы турында хыяллана икән.

Чара “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе съезды кысаларында үткәрелде. Аңа муниципаль берәмлекләр башлыклары да кушылды. Аларның барысы да балаларның (60тан артыграк бала) күңел түрләрендә йөрткән иң зур хыялын тормышка ашырачак.
Балаларның хыялын гамәлгә ашыруга ярдәм итү акциясе республикада Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чарада елкажеланий.рф сайты аша да анда катнашырга мөмкин. Акциядә катнашуның төп шарты – баланың теләге 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш.
“Теләкләр чыршысы” акциясе инде 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. “Минем белән хыяллан” дигән Бөтенроссия хәйрия проекты ул. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин да хуплый. Быел ул Тула өлкәсеннән 10 яшьлек Александр Колесниковның чып-чын панданы күрү теләген һәм Чиләбе өлкәсеннән 9 яшьлек Дмитрий Ощепковның Кызыл мәйданда тимераякта шуу һәм Президентның эш урынын күрү теләген тормышка ашырырга вәгъдә иткән.
Балаларның теләкләре 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр елкажеланий.рф проекты сайтында тупланып килгән. Анда ятим балалар, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар гына түгел, каты авырулардан интегүче өлкәннәр дә үзләренең теләкләрен калдырган.


Фикер өстәү