«Сәхтиян» читекләрен бөтен дөньяга танытачаклар

Узып баручы елның тагын бер яңалыгы – татар эшләнмәләрен дөнья аренасына чыгару. Татарстан Мәдәният министрлыгы БМО ярдәме белән күн эшләнмәләрен танытмакчы:

– Берләшкән милләтләр оешмасының халык һөнәрчелеге үрнәкләрен дөнья дәрәҗәсенә чыгару. РФ сәнәгать министрлыгы үткәргән һөнәрчелек конгрессында Татарстан халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен тарату, осталарга ярдәм итү, сорауларны норматив яктан көйләү җәһәтеннән иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төбәк буларак билгеләп үтелде. “Сәхтиян” бренды тауарлары беренче мәртәбә федераль реестрга кертелде. Планда Татарстан керамикасын һәм кулдан тукылган әйберләрне таныту.


Фикер өстәү