Казанда өч әтинең берсе – Кыш бабай, өч әнинең бер Кар кызы булган

Казанда яшәүче һәр өч әтинең берсенә – Кыш бабай, һәр өч әнинең берсенә Кар кызы булып киенергә туры килгән. «SuperJob» хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

Казанда яшәүче ир-егетләрнең 33 проценты Кыш бабай ролен балалары өчен уйнаган. 19 проценты бу рольне өйдә яки кунакта, ә 14 проценты балалар бакчасында яки мәктәптә башкарган. Сирәк булса да (сораштыруда катнашучы хатын-кызларның 3 проценты), Кыш бабай булып әниләргә дә киенергә туры килгән.

Ә Кар кызы ролен бер тапкыр булса да һәр өченче әни башкарган. 22 проценты – өйдә, 10 проценты – күбрәк кеше җыелган җирдә. Казан халкы арасында, балалары булмаса да, башкаларга бәйрәм бүләк итүчеләр бар. Кыш бабай киемен сораштыруда катнашкан ир-атларның 22 проценты, хатын-кызларның 6 проценты кигән. Ә Кар кызы булу тәҗрибәсе гүзәл затларның 18 процентында бар. Ир-атларга исә бу рольне башкарырга туры килмәгән.


Фикер өстәү