Владимир Путин мобилизация мәсьәләләре буенча эш төркеме булдырырга кушкан

Яңа органга “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелек итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин мобилизация мәсьәләсендә хакимият органнары белән берлектә эшләү буенча эш төркеме булдырырга кушкан.

Оешмага һәр ай саен дәүләт башлыгына бу җәһәттән мәгълүматлар биреп торырга туры киләчәк. Аңа “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелек итәчәк.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция зонасында булып киткән. Бу мәгълүматны Президентың матбугат секретаре Дмитрий Песков раслаган.


Фикер өстәү