Кибет һәм базарларда кайбер ризыклар сату тыела

Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан кибетләр һәм базарларга карата санитария-эпидемиологик таләпләргә кагылышлы яңа кагыйдәләр үз көченә керә. Шулай итеп, киләсе ел башыннан каз һәм үрдәк йомыркалары, яшелләнгән бәрәңге һәм эче алынмаган балык белән сәүдә итү тыела. Моннан тыш эче алынмаган кош-корт, пычрак кабыклы йомырка, өйдә әзерләнгән ризыклар һәм киселгән карбыз-кавыннар сату рөхсәт ителмәячәк.

Шул ук вакытта базардагы сәүдә нокталарында кояштан, яңгырдан саклану өчен зонтлар урнаштыру мәҗбүригә әйләнә. Павильоннарның сәүдә залларында яраклылык вакыты чыккан ризык шундук алынырга яки сатуга яраклысыннан аерып куелырга тиеш булачак.


Фикер өстәү