«Теләкләр чыршысы» Варвара Василованың хыялын чынга ашырды

Яңа ел – могҗизалар вакыты. «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе балаларның хыялларын тормышка ашыруны дәвам иттерә. 8 яшьлек Варвара Василованыкы да чынга ашты. Кечкенә кызчыкны үзендә «ШАЯН ТВ» телеканалы кунак итте.     

Варвара Кыш бабайдан Яңа елга балалар телеканалы студиясенә барасы һәм радиостанция белән танышасы килүе хакында язган. Тылсымлы чыршыдан аның хатын Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров алган. Һәм, ниһаять, кызның күптән хыялланган теләге чынга ашты!

Бик актив һәм кызыксынучан кызны «ШАЯН ТВ» алып баручылары һәм хезмәткәрләре каршы алды. Аңа студия буенча экскурсия үткәрделәр, телеканалның проектлары, популяр тапшырулары, аларның алып баручылары һәм катнашучылары белән таныштырдылар. Нәни кунак, «Болгар радиосы» студиясенә кереп, радиостанция эшчәнлеге белән дә танышты.

– Монда киләчәгебезне әнием миңа бүген генә әйтте. Мин бу сюрпризга бик гаҗәпләндем һәм шатландым. Хыялым чынга ашты. Мин мультфильмнар, кызыклы программалар карарга яратам. Хәзер инде «ШАЯН ТВ»да эшләргә хыялланам. Монда шундый кызык,  – диде 8 яшьлек Варвара.

Варвара мәктәптә рәсем һәм математика дәресләрен ярата, музыка һәм йөзү белән мавыга. Ә хыялы исә – мультипликатор булу. Варвара дубляж студиясендә мультсериалларны тавышландыруның мавыктыргыч процессын да күзәтә алды. Үзен дә тавышландыручы ролендә сынап карады.

Варвараның әнисе Олеся Василова кызының татар телен өйрәнергә хыяллануы турында әйтте.

– Әлеге акция турында мин күптән беләм, узган елларда никтер катнашырга уйламадык. Менә бер ел чамасы инде Варвара студиягә барырга теләвен әйтә килде. Ул телевизор карарга ярата, аңа балаларның тапшыруларда катнашуы бик ошый. Миңа: «Әни, мин дә анда төшәргә телим», – дия иде. Сәламәтлеге чикле булгач, минем өчен бу мөмкин түгел кебек тоелды. Мин аңа: «Кайчан да булса эләгербез», – дидем. Быел хат яздым, ләкин җавап килер дип һич көтмәгән идем. Безнең өчен бу – көтелмәгән хәл. Үзебезгә карата шундый игътибар күреп гаҗәпләндек хәтта. Варя татар телен өйрәнергә хыяллана. Әлегә укытыр кеше юк, әмма киләчәктә ул үзе булса да өйрәнер дип уйлыйм. Аңа телләр җиңел бирелә, – диде Олеся Василова.

«ШАЯН ТВ» башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова сүзләренә караганда, телеканал балаларны бәйрәмдә беренче ел гына сөендерми.

–  Ел саен балаларыбызның «ШАЯН ТВ»ны күрәселәре килә. Аларның бу хыялын ишетү, аларны үзебезнең студиядә күрү – безнең өчен зур бәхет. Бүген Варвара исемле бик ачык, мөлаем, күңелле кыз белән таныштык. Ул телевидение дигән серле дөнья белән кызыксына, безгә бик күп сораулар әзерләп килгән. Андый балалар белән танышу эшебезнең уңышын да күрсәтә һәм без тагын да рәхәтләнеп эшлибез. Варвара «ШАЯН ТВ»га килергә, безнең белән хезмәттәшлек итәргә тели әнә. Киләчәктә дә каналыбыз барлык балалар өчен ачык булыр дип ышанам, – диде Рамилә Сәхабетдинова.

 


Фикер өстәү