Мәчет манарасын кискәндә югалган ярымайның табылу ТАРИХЫ

Бер төркем журналистлар Мари Эл республикасының татарлар яши торган Бәрәңге районы белән танышып йөрибез. Мазарбашы авылының үзәгендә балкып утырган таш мәчет янына килеп туктадык.

Ярымай

Кунакларны каршы алырга чыккан авыл аксакалы Рәис ага Салихов  кулына бик кадерләп, ярымай тоткан. Вакыт-вакыт карап та ала, сыйпап та куя ул аны. Күренеп тора: безгә җиткерәсе сүзләре нәкъ шушы ярым ай турында кебек. Мөгаен, зур сер саклыйдыр ул. Шулай булып чыкты да. Рәис ага, эзләнә торгач, ике гасырлык ярымайны кулга төшергән. Хәзер, пыяла колба эченә урнаштырып,  мәчетнең түренә экспонат итеп куярга йөри.

Архив материаллары буенча, Мазарбашы  мәчете (ул тирә-якта бердәнбер таш мәчет була) Йомышлы Оры авылыннан  (хәзер Татарстандагы Арча районы Түбән Оры авылы) сәүдәгәр һәм сәнәгать эшләре  белән шөгыльләнүче Мөэмин Хуҗасәитов акчасына төзелә. Мондый зур төзелеш өчен бу торак пунктны сайлап алу очраклы гына булмаган. Мөэмин Хуҗасәитов  җирле сәүдәгәр Мәмәтовлар белән тыгыз элемтәдә була,  аларны  туганлык җепләре бәйли. Рәис ага Салихов та – Мәмәтовлар нәселенең  бер вәкиле. Димәк,  күп еллар буена ярым айны эзләве дә юкка гына булмаган. Йөрәк кушуы буенча эшләгән ул аны.

–1935 елда мәчет манарасы киселгәннән соң, ярымай юкка чыга, – дип, хатирәләргә бирелде Рәис ага. –  Бик гаҗәп күренеш була ул. Манара авып барганда, ярымай бер читкә атылып китә дә эзсез югала. Атылып киткәнен дә, кая төшкәнен дә күрәләр, әмма таба алмыйлар. Аны бөтен кеше эзли. Хәтта районнан милиция дә килә. Аннан авыл халкы: «Ярымайны Аллаһ үзенә алды»,  – дип инанып яши башлый.

Ә дөреслектә хәл болай була. Манара бик озын булганлыктан, ярымай ераккарак,  Гаяз Асапов дигән кешенең бакчасына атылып төшә. Кеше-кара килеп җиткәнче, хуҗа кеше аны җәһәт кенә ала да яшереп куя. Кулга алулар шаукымының иң кызган чагы икәнен исәпкә алганда, бу эшне, һичшиксез,  батырлыкка тиңләргә кирәк.

– Мин ярымай турында кызыксына башлаганда, Гаяз абыйның улы исән иде әле, дәвам итә сүзен Рәис ага. – Үзендә икәнлеген яшермәде. Бирермен, диде.  Мәчеткә яңа манара куйдырганда тәкъдим итеп караган ул аны. Кемдер: «Яңасын ясаттык бит инде. Шунысын куябыз. Искесе кирәкми», – дип әйтеп ташлаган. Чыннан да, яңа манарага яңа ярымай куелды. Тик мин тукталып калмадым, яңадан барып сорадым.  Вәгъдә иткән иде, әмма  озак та үтми, бакыйлыкка китеп барды. Өлгерә алмадым. Балаларыннан белешеп карадым. Алар бу хакта берни белмиләр булып чыкты.  Шулай да: «Печәнлектә булса гына инде. Сүткәндә, ныклап эзләрбез», – диделәр.   Бу вакытта гаилә,  нигезне алыштырып,  башка урынга йорт-җир корып йөри  иде. Тик анда да булмады. Инде биләмәләрендә бер гараж гына утырып калды. Берзаман Гаяз абыйның оныгы: «Рәис абый, мен әле тизрәк, ярымайны таптык бит», – дип шалтыратты. Шунда яшерелгән булган икән. Бу – 2008 ел иде. Ә мәчет 1821 елда төзелә башлап, дүрт елдан соң ачыла. Димәк, ике гасырлык тарих калкып чыкты дигән сүз бит инде бу. Ярымайны ул вакытта бер рус кешесе ясап бирә, чөнки татарларга тимер эше белән шөгыльләнергә ярамаган. Революция алды елларында авылда өч мәхәллә була. Ә бу таш мәчет безнең якның дини үзәгенә әйләнә.  Уку класслары, китапханәсе була. Килеп укыган шәкертләр өчен тулай торак та төзиләр. Мәдрәсәбез хәзер дә эшли.

Алашайка

Мазарбашыннан күп нәрсәләр ишетеп кайттык әле без.  Бу авылның   русча исеме – Алашайка. Анысы «алаша» сүзеннән алынган булып чыкты. Авылга 1539 елда нигез салынган.1700 нче еллар тирәсендә ул бик нык үсеш ала. Татар халкының билгеле бер җитештерү, эшмәкәрлек үзәгенә әйләнә. Шул исәптән ат заводлары да була. «Вятка» токымлы атларны  шушында чыгарганнар, дөньяга таратканнар.  Гадәттә читкә алашаларны сатарга тырышканнар. Шуңа күрә авылга Алашайка исеме бирелгән дигән версия яши дә инде. Атлар белән генә дан тотмаган Мазарбашы. Монда кәгазь фабрикалары, комач, хәтта көпчәк заводы да була. Гафти Файзуллов дигән авылдашлары Петербургтан бәрәңге алып кайтып, беренче тапкыр шушында сата, үстерә башлый. Ат үрчеткән нәселләрнең  берсенә Шиһабетдин Мәрҗани дә кайтып йөргән. Сабан туйларында катнашкан. Мәрҗани дип йөртелгән чишмә авылда хәзер дә саклана.  Гыйлем иясе үзе шул чишмәнең суын бик яраткан. Үзе белән дә алып китә торган булган.

Мазарбашында авыл тарихын белмәгән кеше юк.  Чөнки аларның Наил Бариев кебек тарихчылары бар. Бәрәңге  районындагы татар авыллары тарихын гына түгел, мари авылларыныкын да биш бармагы кебек белә. Расих Шәрәфетдинов кебек авылны тәртиптә тотучы аксакаллар белән дә горурлана халкы.  Бик актив булганга, халыкны оештыра алганга, аны монда авылның старостасы дип тә йөртәләр.

– Гел эш белән шөгыльләнгәнгә, элек бездәге байларны «кара байлар» дип йөрткәннәр, – ди Наил Бариев. – Күрше авылларда  сәүдә белән эш итүче «ак байлар» яшәгән. Без  бабаларыбызның «эш аты» булганнарына горурланабыз гына. Хәзер дә авыл халкының эшчән, тырыш булуы нәселдән килә, дип уйлыйбыз.

Чыннан да, Мазарбашында бүген кул көчен эшкә җигүчеләр бик күп. Ниләр белән генә шөгыльләнми алар. Терлек, кош-корт та асрыйлар, яшелчә-җиләк-җимеш үстерәләр, агач, тимер эшен дә ят итмиләр. Авылда яшьләр дә кала.  Сүз дә юк, заводлар корган бабайлар белән чагыштыра торган түгел, әмма заманасына күрә тормыш арбасыннан төшеп  калырга да җыенмыйлар. Бабалары эшен дәвам иттереп, Фәдбир Хисмәтуллин кебек токымлы атлар үрчетүче эшмәкәрләре дә бар.

 

 

 


Фикер өстәү