2024 елда социаль тармакта ниләр үзгәрер? Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, елга нәтиҗә ясап, журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләде. Министр әйтүенчә, киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы арта. Узып баручы елда республикада фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимегән. Өлкән яшьтәгеләрне яңадан укытып, керемнәрен арттыру мөмкинлеге биргәннәр.
– Республикада уртача хезмәт хакы 59 мең 223 сум тәшкил итә. Татарстан хезмәт хакын түләү буенча Идел буе федераль округында алдынгылыкта, – ди Эльмира Зарипова. – 2024 елда Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләме 22 мең 20 сум тәшкил итәчәк. Бу – минималь куллану бюджеты кадәр. Без беренче тапкыр республикада минималь хезмәт хакы белән минималь куллану бюджетын тигезли алдык.
Министр яшәү минимумы артачагын да әйтте. Ел башыннан ул 13 мең 135 сум булачак. Фәкыйрьлек дәрәҗәсе исә 2017 елда 7,2 процентны тәшкил итсә, быел 5,5 процентка калган. Ярлылыкны киметүнең төп сәбәбе – социаль контракт, ди Эльмира Зарипова.
– Социаль ярдәм чаралары алучылар саны буенча без аз керемле кешеләрнең кимүен күрәбез. Димәк, кешеләрнең яшәү шартлары яхшыра. Фәкыйрьлектән чыгу өчен төзелгән социаль контракт саны 2015 елда 9 процентны тәшкил итсә, 2023 елда ул 82 процентка җитте. Быел 5216 кеше, социаль контракт төзеп, керемен арттырды, – ди министр.
Кемдер шәхси хуҗалыкта эшли, машина төзәтү станцияләре ачалар, тегү цехларын эшләтеп җибәрәләр. Мондый кешеләр үзләрен генә фәкыйрьлектән коткарып калмый, башкаларны да эшле итә.
Министр бушлай башка һөнәргә укытуга да тукталды. «Демография» илкүләм проекты кысасында 2023 елда 8400 кеше өстәмә һөнәри белем алган. Алар арасында 50 яшькә җиткән 2330 кеше бар. Декрет ялында утырган әниләргә дә икенче һөнәр алу мөмкинлеге тудырыла. Баласына өч яшь тулмаган 3356 кеше, төрле һөнәрләргә бушлай укып, эш урынын алыштырган. Министр әйтүенчә, өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләргә IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн юнәлеше кергән.
Министр республикада эшсезләр саны кимүне дә әйтте. Баксаң, эшсез дип теркәлгән 4900 кеше бар, ә эш урыннары 54 меңгә җитә.
Очрашуда Эльмира Зарипова инвалидларга күрсәтелгән ярдәм турында да сөйләде. Аеруча аларны тормышка өйрәтүгә тукталды.
Өйрәнү дигәннән, «Демография» илкүләм проектының «Озак вакытлы карау системасы» программасы кысасында кеше ярдәменә мохтаҗ булган авыруны тәрбияләү буенча да белгечләр әзерләгәннәр. Дәүләт өлкәннәргә бу кешеләрне бушлай билгели. Ягъни сиделка хезмәтен тәкъдим итә. Шулай ук үз якынын үзе тәрбияләргә теләүче кешеләрне дә бушлай өйрәтәләр.
Журналистлар министрның абортларны тыю буенча нинди фикердә булуын белеште.
– Без тыю мөмкин түгел икәнне аңлыйбыз. Шәхси клиниканың аборт ясарга лицензиясе бар икән, операция уздырыр өчен шартлар тудырылса, берәү дә абортны тыя алмый. Әмма аны һәр хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш, – ди ул. – Баланы төшертү кайбер очракта медицина күрсәткечләре буенча таләп ителсә, кайчакта баланы калдыру-калдырмауны хатын-кыз үзе хәл итә. Ә безнең бурыч – аларны тыңлау һәм ярдәм итү. Бу адым уйланылып эшләнергә тиеш. Яшьлектә баланы төшереп, аннан инде бик табасы килсә дә, алып кайта алмаучы ханымнар бар бит, – ди министр.
Аның фикеренчә, абортка килгән хатын-кызларга хастаханәләрдә, уйлар өчен, бер атна вакыт бирелә. Шул вакытта алар белән белгечләр эшли.
– Бу вакытта министрлык вәкилләре гаиләнең матди хәлен тикшерә. Авыр хәлдә яшәүчеләр булса, сәбәпләрен барлый һәм дәүләттән ничек ярдәм итәргә мөмкин булуын ачыклый. Без бала табарга җыенган хатын-кызга дәүләттән булган ярдәм һәм ташламалар турында да аңлатырга тиеш, – ди ул. – Баланың әтисе дә бар бит. Аның белән сөйләшергә кирәк. Кайбер очракларда ирләр хатынының балага узганын белми дә кала. Ир фикере дә бик кирәк.
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучылар да искә алынды. Министр аларның гаиләләренә булган ярдәм чаралары хакында да сөйләде. Киләсе ел башыннан яраланып, имгәнеп кайтучыларны «Идел»дә тернәкләндерә башлаячаклар.
– Алар һәрьяклап ярдәмгә мохтаҗ. Мондагы тормышка ияләшү өчен психолог ярдәме дә кирәк булачак. Кешеләр кайчан, кая мөрәҗәгать итәсен белә. Бу – системага салынган эш. Шуңа күрә без ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне алдан белеп торабыз һәм аларга булышабыз, – ди министр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat