Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мигрантлар өчен җавап бирүче орган булдырырга кушты

Татарстанда мигрантларга бәйле мәсьәләләрне контрольдә тотарга тиешле махсус орган булдырырга кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рәис каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет, республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында бу җәһәттән тиешле бурычлар йөкләде.

“Бүген без зур сәнәгать үзәгенә әйләндек. Шуңа күрә мигрантларсыз булдыра алмыйбыз. Шул ук вакытта аларның бездә яшәве гамәлдәге нормалар һәм законнар кысасында тәртипкә салынырга тиеш. Бездә әлеге мәсьәләне җайга салуны күздә тоткан орган булдырырга кирәк”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
“Халыкара тәҗрибәгә таянырга кирәк. Мигрантлар җәмгыятебезгә җайлашырга, үзләрен ничек тотарга икәнен аңларга тиеш. Моның өчен аларны эшкә алучы заказчы җавап тотуы кирәк”, – диде республика җитәкчесе.

Ул бу бурычларны Премьер-министр Алексей Песошинга һәм Рәис администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка йөкләде.


Фикер өстәү