Илсөя Бәдретдиновага атап шигырьләр язучы Рәсимә Билалова: «Чир белән бер ул»     

 81 яшендә яшь кызлар кебек йөгереп йөри, дөнья җимертеп яши әле ул. Сарман районы Карашай-Саклау авылында яшәүче Рәсимә Билалова турында сүзем. Зарлана торганнардан түгел ул, көче-дәрте ташып тора. Карашайга сәфәргә барганда, оста чигүче янына кереп, хәлләрен белешеп чыктык.   

Рәсимә апа янына килгәч, аның сөйләү осталыгына да, юмор хисенә дә, күпкырлы булуына да таң калып утырдык. Аның күңеле һәркем өчен ачык. Зал идәненнән түшәменә кадәр тезелгән чиккән картиналары, тәрәзә пәрдәләре, мендәрләр, төрле бизәк үрнәкләре – барысы да күз явын алырлык.

– Әнкәй дә, апа да тегүче иде минем. Бишенче сыйныфта укыганда мин дә чигә башладым. Бервакыт апам миңа сатиннан итәк тегеп бирде. Ян-якларыннан йөртеп кенә үрнәк сызды да шуннан өйрәнеп калдым. Үзем чигә башладым, – дип сөйли Рәсимә апа. – Чигү – чир белән бер ул. Йоклый алмыйм, иртәнге сәгать 2дә, 3тә торып, чигүгә утырам инде мин.

Рәсимә апа чигүле картиналарын сатмый, болай гына өләшә икән.

– Кешеләргә өләшкәне дә 40лап кына бар. Балаларның туган көннәренә, дус-ишләргә бирәм. Сатасым килми. Бетәр әле. Бүләккә бирсәм бирәм, сатканым юк, – ди Рәсимә Билалова.

Чигү остасы кул эшләрен пыялалы рамга урнаштырып, стенага элеп куйган.

– Җепләрен кешегә әйтеп кайтартам. Картиналарга рамнарны заказга ясатам. Менә боларның берсе – 700, кайсы 1000 сум тора. Бөтен акчам шуңа китә, – ди ул, кул эшләре бе­лән таныштыра-таныштыра.

Тагын бер гаҗәпләндергән нәрсә: Рәсимә апа  күзлексез чигә.

– Җепне саплаганда да күзлек кимим. Быел гына күздән ут күренә башлады. Шуңа сирәк кенә, кичкә таба гына күзлек киеп алам. Бизәкләрнең бөтенесен дә үзем төшерәм. Берәрсенең челтәрендә матур чәчәк күрсәм, шуны төшереп алмыйча, тынычланмыйм, – ди чигүче.

Рәсимә Билалова язучылар турында тапшырулар карарга ярата, тел язмышы өчен борчыла.

– Язучылар турында тапшыруларны яратып карый идем, хәзер бик күрсәтмиләр. Өлкәннәргә ярашлырак татарча тапшырулар күбрәк булсын иде. Татар өчен тырышучы кешеләребез китеп барды. Шөкер, бүген яшьләр арасында да андыйлар бар.

Сөйләшә торгач, Рәсимә апа тормыш йомгагын да сүтә башлады. Башта авылда 25 ел сыер савучы булып эшләгән ул. Тормыш иптәше үлгәннән соң, Чаллыга китеп, 11 ел кошчылык фабрикасында хезмәт куйган. Дүрт бала үс­тергән, берсен җирләгән.

– Балаларны урнаштырырга кирәк дип, авылдан киттем. Чал­лыда ике бүлмәле фатир алгач, аны кече улыма калдырып, кире авылга кайттым, – ди әбекәй.

Авылга кайткач, Рәсимә Билалова килен булып төшкән йортын яңадан тергезә.

– 18 тулганчы димләп, шушы авылга кияүгә бирделәр мине. Баштарак авыр булды инде. Тик ирем белән тату яшәдек, Аллаһка шөкер. Аны карарга дип, Чаллыда эшләгәндә дә төнлә Теләнче Тамак юлыннан гел җәяү кайтып йөрдем. Көн саен күтәреп мунча керттем. Балаларны да артык борчыйсы килмәде. Шулай үзем карап, үз кулымда җан бирде, – дип, авыр вакытларын искә ала Рәсимә апа. – Авылга кайткач, тәрәзәләр куйдырдым, батареяларны яңарттым, әкрен генә ремонт ясадым. Веранданы эшләттем. Балалар да кирәк вакытта кайталар, булышалар, рәхмәт яусын. Тик аларның – үз тормышлары. Гаиләләре, балалары бар. Сыерлар күп асрыйлар, үзләренең дә мәшәкатьләре күп. Үзем сәламәт булганда, Аллаһка шөкер әле.

Рәсимә апаның бер куанычы чигү булса, икенчесе – җыр, гармун. Әле бик матур итеп шигырьләр дә яза ул.
– Үземә кирәктә уйныйм да, җырлыйм да. Җае чыккан саен шигырь язам. Тик тора белмим мин. Гармун алып, җыр чыгарам да, шулай кайчагында елап, кайчагында юанып та алам, – ди ул.

Шигырьләре арасында танылган җырчы Илсөя Бәдретдиновага атап язылганнары да бар. Баксаң, аларның иҗади дуслыгы күптәннән дәвам итә икән инде. Рәсимә апа өендә җырчының фотоларын, үзе бүләк иткән плакатларын да күрдек.

– Илсөя минем өйгә килеп йөрде. Без бит клубка йөрдек, үз төркемебез бар иде. Кайларга гына бармадык, урыннар алып кайта идек. Яңа елда, авылдашларны котлап, шигырь язып алып бара торган гадәтем бар иде. Илсөя беренче концертын куярга килгәч, ул вакытта клубта оештыручы булып эшләгән Гүзәл (Илсөя Бәдретдинованың хәзерге концерт директоры. – Ред.) әйтә: «Рәсимә апа, берәр шигырь чыгар инде», – ди. Матур гына шигырь яздым, сөйләдем. Илсөя янына кереп, кочаклашып фотоларга төштек. Дуслыгыбыз шулай башланды.

Менә шундый үз куллары белән гүзәллек тудыручы, күңел матурлыгын бар дөньяга таратучы кеше Рәсимә апа. Бу яктан ул күбебезгә үрнәк.

 

 


Фикер өстәү