Быел 11 айда Татарстанда 51 млрд сум күләмендә автокредит биргәннәр. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, бу – ил буенча бишенче күрсәткеч.
Беренче дүрт урында – Мәскәү (102,3 млрд), Мәскәү өлкәсе (79,2 млрд), Санкт-Петербург (67,9 млрд) һәм Краснодар крае (52,8 млрд).
Узган елның 11 ае белән чагыштырганда, быел Татарстанда бирелгән автокредит күләме ике тапкырдан күбрәккә арткан. Былтыр әлеге күрсәткеч 24,8 млрд сум булган.