Йолдызлы сәгать: Татарстанның бөтен планетадан алда баруының сере нидә?

Дүртенче җиңү. Билгеле булганча, быел КФУның астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде. Республика гына түгел, бөтен Россия өчен әһәмияткә ия вакыйга турында Татарстан Хөкүмәт йортында узган елның соңгы брифингында да сөйләштек.

Барыбыз өчен дә сөенечле карар ЮНЕСКО комитетының Согуд Гарәбстанында узган 45 нче сессиясе барышында кабул ителде. Шулай итеп, хәзер Татарстанда ЮНЕСКО исемлегенә кергән 4 объект бар. Алар – Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы (2000 ел), Болгар тарихи-археология комплексы (2014), Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре (2017) һәм Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре (2023). Без – Россиядә бердәнбер. Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова әнә шуңа басым ясады.

– Бер төбәктә берьюлы дүрт бөтендөнья мәдәни мирас объекты! Татарстанда яшәүчеләрне чираттагы зур җиңүебез белән ихластан котлыйм! Безнең өчен тамырларыбыз, тарихыбыз зур кыйммәткә һәм әһәмияткә ия. Шуңа да бу – безнең өчен мөһим җиңү. Кая гына барсак та, бездән: «Татарстанның бу мәсьәләдә бөтен планетадан алда баруының сере нидә?» – дип сорыйлар. Җавабы гади аның. Без тарихи мирасны саклау турында беренче ел гына кайгыртмыйбыз. ЮНЕСКО белән дә узган гасырның 90 нчы елларында ук хезмәттәшлек итә башладык, – дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, КФУның астрономия обсерваторияләре – ЮНЕСКОның Россия исемлегендәге фәнгә бәйле беренче объект. Татьяна Ларионова сүзләре белән әйтсәк, без аларның дөнья күләмендә танылган зур фәнни ачышларда, чараларда уйнаган роле турында горурланып сөйли алабыз.

Билгеле, бу җиңүнең гадәти шартларда яуланмавын да искәртергә кирәк. Бүгенге сәяси вазгыятьтә Россиядә урнашкан чираттагы мәдәни объектны дөньякүләм мәдәни мирас итеп тану үзе үк әһәмияткә ия. Брифинг дәвамында бу фикер бер генә мәртәбә яңгырамады.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова обсерваторияләрнең исемлеккә кертелергә тиешлеген раслаганда туган кайбер сораулар турында сөйләде.

– Комиссия әгъзаларына мәгълүмати досьены тәкъдим иткәч, безгә берничә дәгъва белдерелде. Шуларның берсе – «Россия галимнәренең дөнья күләмендә танылмавы». Моның киресен раслау өчен бик күп эзләндек һәм чын мәгънәсендә җитди дәлилләр тәкъдим иттек, – диде ул.

Аның сүзен КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары, Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара советның (ИКОМОС) Россия комитеты вице-президенты Рафаэль Вәлиев дәвам итте. Әйтик, аның сөйләвенчә, обсерваторияләр турында 12 томлык проект әзерләргә туры килгән.

– Аларда без барлык сорауларга җавап әзерләдек, объектның универсаль кыйммәтен расладык. Комиссия тарафыннан дәгъвалар булып торды, әмма ахыр чиктә алар безне ишетте, татарларны болай гына җиңеп булмавын аңладылар, – дип сөйләде белгеч.

Киләчәктә обсерваторияләрне ни көтә соң? ЮНЕСКО исемлегенә кертелү мәдәни объектка абруй гына түгел, ул урнашкан төбәккә җаваплылык та өсти. Журналистлар белән очрашуда катнашучыларның сүзләреннән аңлашылганча, андый төр объектларны саклау һәм танытуның үз критерийлары, кагыйдәләре һәм үз чикләүләре бар. Әмма, кайсы яктан карасаң да, мөмкинлекләре дә җитәрлек. Туризм буенча Дәүләт комитеты өчен бигрәк тә. Татьяна Ларионова моны гади генә мисалда раслады. «Әйтик, 2007 елда – Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКО исемлегенә кертергә әзерләгәндә анда нибары 7 мең турист килгән. Узган елны бу сан 1 млн 100 меңгә җитте», – диде ул.

Белешмә өчен

Обсерваторияләрнең берсе (Казанның Кремль урамында урнашкан) 1833–1837 елларда, икенчесе (Яшел Үзән районында урнашкан) 1899–1901 елларда төзелгән. Алар хәзергә кадәр үз билгеләнеше буенча кулланыла.

Санкцияләр шартларында КФУның астрономик обсерваторияләрен ЮНЕСКО объектлары исемлегенә кертү – Россиянең зур җиңүе. Бу фикерне журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әйтте.

– Бу җәһәттән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең абруе зур роль уйнады, – диде ул. – Тышкы эшләр министрлыгы комплекслы эш башкарды, һәм ул үз нәтиҗәсен бирде. Бу хакта фикер алышканда, төрле тәкъдимнәр яңгырады. Әмма минем позициям ахырына кадәр бару иде.

 

 


Фикер өстәү