Хафиз Миргалимов: «Безнең тавышны ишетәләр»

 

26 декабрьдә Дәүсоветтагы КПРФ фракциясе депутатлары узып баручы елга йомгак ясадылар. Коммунист-депутатлар җәмгысы алты бөртек кеше инде, тик фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов әйтмешли, аларның тавышын ишетәләр.

Халык та ишетә, җитәкчелек тә колак сала. КПРФ депутатлары сүзен ишетмәмешкә салышсалар, авыл-район җирләрендә 12 социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, юллар төзелмәс һәм төзекләндерелмәс иде. «Һәр депутатка икешәр объект бит бу!» – дип горурлана Хафиз Миргалимов. Бу эшне алдагы елларда да дәвам итәчәкләр. Тик менә алты депутат тавышы кайбер җаваплы иптәшләргә барып җитми шул. Мәсәлән, КПРФ уздырган һәр матбугат конференциясендә диярлек безгә яңа төзелгән торак комплексларында социаль объектларга игътибар бирелмәве турында ишетергә туры килә. Депутатлар әйтүенчә, төзүчеләрне иң беренче чиратта күбрәк акча эшләү кызыксындыра. Ягъни күпфатирлы йортлар күп төзелә, ә социаль объектларга нигәдер урын җитми. Шуңа күрә халык, мәсәлән, почта, балалар бакчасы, мәктәп, медицина учреждениеләре эзләп, әллә кайларга барырга мәҗбүр. Кат-кат әйтә торгач, җаваплы кешеләр, бәлки, коммунист сүзен ишетер әле.

Хафиз Миргалимов КПРФның күптән түгел Мәскәүдә узган 18 съездыннан бик рухланып кайткан, ахрысы, КПРФның ил үсеше өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булуын әйтеп куйды. Коммунистлар хәзер, кем әйтмешли, «ярая оппозиция» түгел. Бу соңгы елларда КПРФ җитәкчеләренең чыгышларында да, үз-үзләрен тотышларында да сизелә. Димәк, илдә берлеккә-бердәмлеккә омтылыш көчәя.

«ВТ» хәбәрчесе Хафиз Миргалимовка мондыйрак сорау да биргән иде: «Әгәр сез бер партиядә дә тормасагыз, Россия Президентлыгына кандидатларның кайсы өчен тавыш бирер идегез?» Без: «Путин өчен», – дигән җавап ишетмәдек, бу кирәк тә түгел иде. Чөнки Президент сайлау кампаниясе әле башланмады һәм агитация башларга да иртә. Әмма хәзерге көндә Владимир Путинның дөнья дәүләтләре җитәкчеләре арасында иң көчле, абруйлы шәхесләрнең берсе булуына берәү дә, шул исәптән Хафиз иптәш тә шикләнми. Ә көчле кеше тирәсенә җыелу табигый инде ул.

 


Фикер өстәү