Татарстанда шикәр чиреннән интегүче балалар саны кискен арткан

Татарстанда шикәр чиреннән интегүче балалар саны елдан-ел арта. Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар буенча баш эндокринологы Мария Шәйдуллина әйтүенчә, 2014 елда мондый авырулы 750 малай-кыз учетта торган булса, бүген аларның саны – 1,5 мең. Ягъни 10 ел эчендә шикәр чире белән авыручы балалар ике тапкыр күбәйгән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, балаларда, бигрәк тә нәниләрдә шикәр чирен ачыклау авыр. Еш сусавы, кече йомыш белән еш бәдрәфкә йөрүе, әйбәт ашавына карамастан, ябыгуы, тәнендәге яраларының озак төзәлүе, хәлсезлеге ата-ананы сагайтырга тиеш. Мондыйлар, гадәттә, мәктәптән яки балалар бакчасыннан кайткач, спорт секцияләреннән, түгәрәкләрдән баш тартып, ятып торуны хуп күрә. Шул ук вакытта бала сәеррәк (тирәнрәк, сирәгрәк) сулыш ала, авызыннан ацетон исе килә.


Фикер өстәү