Хафиз Миргалимов: «Мәгариф системасын үзгәртергә кирәк»

Авыл мәктәпләрен япмаска, вузларда бюджет урыннарын арттырырга, совет заманындагы белем бирүнең иң яхшы ысулларын кулланырга. КПРФ фракциясе Дәүләт Думасына шундый тәкъдимнәрне үз эченә алган  «Мәгариф турында» яңа федераль закон проекты  әзерләгән. Аның Дәүләт Думасында кайчан каралачагы әлегә билгеле түгел. Бу хакта Дәүләт Советында тәрбия һәм мәгариф өлкәсендә белгечләр кытлыгына багышланган матбугат очрашуында КПРФ фракциясе җитәкче Хафиз Миргалимов әйтте.

– Хәзерге шартларда тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре аерым әһәмияткә ия. Мәгариф системасында кадрлар җитми. Алар гел алышынып тора. Моның төп сәбәпләре – хезмәт хакының түбән булуы, педагогик хезмәткәрләргә социаль ярдәмнең җитмәве, дәүләт тарафыннан укытучы һөнәренең абруен күтәрү мәсьәләләренә тиешле игътибар бирелмәү. Укытучы, табибларга шартлар югары дәрәҗәдә булырга тиеш, – диде Хафиз Миргалимов. – Советлар вакытында хәлләр башкачарак иде. Заманында укытучыларга бушлай фатир, «подъемный» акчалары бирелде. Балаларны тормышка әзерләү, дөрес тәрбияләү максаты беренче урынга куелган шул системаның уңышлы ысулларын өйрәнергә һәм үзләштерергә кирәк, – диде Хафиз Миргалимов.


Фикер өстәү