Быел республикада 11 яңа мәктәп төзеләчәк

Быел республикада 9,5 меңнән артыграк урынга 11 яңа мәктәп төзеләчәк. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, 8 мәктәп, шулай ук Көек мәктәбендә (800 урынга), Казанның 2 нче гимназиясендә һәм Кукмараның 3 нче мәктәбендә өстәмә бина пәйда булачак.

Уку йортлары “Мәгариф” илкүләм проекты буенча Татарстан бюджеты хисабына төзелә. Алар Казанның “Весна” комплексында, “М-14” микрорайоны, Родина урамында, Лаеш районы Усад, Биектау, Комлы Кавал, Биектау районы Чернышевка авылларында, шулай ук Чаллының 65 нче микрорайонында калкып чыгачак.

Моннан тыш быел 44 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы бинасын капиталь төзекләндерү күздә тотыла.


Фикер өстәү