Алексей Песошин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Бу залда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм транспорт предприятиеләре, медицина даирәләре, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чараларыхезмәткәрләре, мәгариф һәм спорт өлкәсе вәкилләре, дәүләт органнары хезмәткәрләре бар. Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Республика халкының хезмәте Татарстанга, геосәяси кыенлыкларга карамастан, социаль-икътисадый үсешне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә сезнең талантыгыз, тырышлыгыгыз һәм ныклыгыгыз безнең республиканы көчле һәм чәчәк атучы итә. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!», – диде Алексей Песошин бүләк алучыларны котлаганда.

Тантанада барлыгы 49 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.


Фикер өстәү