«Борчуларга бергәләп җавап табабыз»: «Нур»ның үзенчәлеге нидә?

Биредә һәркемне елмаеп каршы алалар. Чөнки яхшы мөнәсәбәтнең, бер-береңә булган хөрмәтнең бары тик уңыш һәм бәхет китерәсенә ышаналар. Янәшәдәгеләргә дә шуны аңлатырга тырышалар.

Сүзем – коммерцияле булмаган «Нур» хатын-кызлар социаль инициативалар ассоциациясе турында. Аның җитәкчесе эшмәкәр, «Сандугач» хәйрия фонды президенты Айгөл Хәйруллина үз янына актив хатын-кызларны җыйган.

– Дөньяга яктылыкны, җылылыкны без – хатын-кызлар гына бирә алабыз. Хатын-кыз – энергия чыганагы. Аны ача белергә генә кирәк. Без һәр гүзәл затны бәхетле итәргә тырышабыз, – ди Айгөл Хәйруллина. – Гомерем буе эшмәкәрлек белән шөгыльләндем.  Бервакыт белгәнеңне башкаларга бирәсе килә башлый. Озак та үтмәде, шушы оешманы төзү уе белән яши башладым. Аннары инде аны коммерцияле булмаган оешма итеп теркәдем. Болай эшләгәндә мөмкинлекләр зур. Грантлар отарга, дәүләт оешмалары белән элемтәдә торырга мөмкин.

Айгөл Хәйруллина үзләре канаты астындагы хатын-кызларның үзгәрүенә соклана.  Аларның оешмасына төрле проблемалы ханымнар килә икән. Без барган көнне Башкортстан кызы Юлия дә бар иде. Күп еллар Санкт-Петербургта яшәгән. Ике ел элек,  ире белән киңәшләшеп, Казанга яшәргә күченгәннәр.

– Күңелебезгә Казан шәһәре бик якын булды. Уйлаштык та, күченергә булдык. Әлегә бер кыз үстерәбез, икенче бәбиебезне көтәбез. Иремнең үз эше бар. Казанга күченгәч, мин башта югалып калдым. Аннары танышларым аша бу оешмага килеп эләктем. Мондагылар ярдәме белән бизнес алып барырга өйрәндем. Эшмәкәрләр белән таныштым. Ул чакта дингә килгән идем инде. Аеруча дини яктан да белемле булган хатын-кызлар белән якынайдым, – ди Юлия. – Хәләл ризыклар әзерләү белән шөгыльләнәбез. Заказга күбрәк иртәнге ашлар әзерлибез.

Күп бала әнисе Алсу Насыйбуллина да «Нур» оешкан көннән бирле биредә. Ул мондагы хатын-кызларны интернетта үз блогыңны алып барырга, социаль челтәрләрдә дөрес итеп эшләргә өйрәтә.

– Монда рәхәт. Һәркем белгәне белән бүлешә. Бергәләп ярдәмләшәбез. Хатын-кызлар өчен мондый җыелу урыннары бик кирәк, – ди Алсу. – Күпләр өйдән дә чыкмыйча ята. «Син ничек гел йөреп торасың?» – диләр. Йөрергә кирәк. Кая чакырсалар, шунда барыгыз. Кеше арасында бар проблемалар онытыла. Кайчак мәңге бетмәс сыман тоелган борчуларга да бергәләп җавап табабыз.

Айгөл Хәйруллина үзләренә килгән кызларның көннән-көн үзгәрүен әйтә. Аралашу, белгәнең белән бүлешү, ярдәмләшү кебек сыйфатлар әнә шулай яшәү мәгънәсен үзгәртә икән кайчак. Биредә психологик тренинглар, кул эшләре буенча төрле мастер-класслар уза икән. Шулай ук юридик, психологик һәм идарә буенча киңәшләр дә алалар.

– Оешмабыз республиканың социаль тормышында, хәйрия проектларында, төрле күргәзмәләрдә актив катнашып, гаилә кыйммәтләрен саклауга зур өлеш кертә, бизнес-идеяләрне тормышка ашыра. Гаиләләрне саклап калу өчен дә тырышабыз, – ди Айгөл Хәйруллина. – Тормыш мәшәкатьләреннән арыган хатын-кызлар безгә килгәч, бөтенләй ачылып китә. Гаиләдәге мөнәсәбәтләре дә яхшыра. Бар да үзебезнең кулда. Телибез икән, бәхетле дә булабыз, бәби дә сөябез, ир белән дә яхшы яшибез. Мин гел әйтәм: әгәр хатын-кыз үз энергиясен дөрес итеп тотса, ул бернинди ЭКОсыз бәби алып кайтыр иде. Үз өстеңдә эшләргә кирәк. Шөкер, оешмабызга йөрүче хатын-кызлар әкренләп үз-үзен яратырга, матур итеп яшәргә өйрәнеп килә. Без моңа бик шат. Димәк, дөрес юлдан атлыйбыз.

САН

«НУР» оешмасының 300 әгъзасы бар. Бирегә йөрүче 160 хатын-кыз үз эшен башлаган. Алар 3 миллион сумга якын 6 грант отканнар.  Оешма 8 форум уздырган.  20 хәйрия чарасы үткәрелгән. Оешмага йөрүче 17 хатын-кыз бәби алып кайткан. 53 гаиләне аерылышудан саклап калганнар.


Фикер өстәү