Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде.

Рөстәм Миңнеханов «Дулкын» йөзү бассейнында «М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә булды.

Объект капиталь ремонттан соң бу елның августында тапшырылган.

Фасад керамограниттан плитка белән тышланган, бизәкләү эшләре башкарылган
, яңа ишекләр, тәрәзәләр һәм витражлар урнаштырылган, барлык инженерлык системалары (электр белән тәэмин итү, суүткәргеч, канализация) алмаштырылган, бассейн касәсен урнаштыру эшләре башкарылган.


Фикер өстәү