Татарстанның 17 районында янгында һәлак булганнар саны арткан

Татарстанда янгында һәлак булганнар саны арткан. Быел республикада ут белән бәйле 4327 фаҗига теркәлгән, аларда 113 кешенең гомере өзелгән, тагын 168е җәрәхәтләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, янгын очраклары 39га кимесә дә, һәлак булган кешеләр саны 7гә арткан. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин әйтте.

Республиканың 18 районында янгыннар саны арткан. Чирмешәндә, әйтик, фаҗигаләр саны 2,3 мәртәбә күбәйгән. Янгыннар саны иң күп арткан районнар исемлегендә Яңа Чишмә, Балтач, Зәй һәм Югары Ослан бар.
Янгында гомере өзелгән кешеләр саны 17 районда арткан. Тукай районында былтыр ут эчендә 2 кеше һәлак булса, быел корбаннар саны 12гә җиткән. Һәлак булучылар иң күп арткан районнар исемлегендә Алабууга, Питрәч һәм Аксубай бар.


Фикер өстәү