Татарстанның 33 районында янгыннар арткан

Быел Татарстанда 2464 янгын чыккан. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 22 процентка күбрәк. Әлеге мәгълүматны Министрлар Кабинетында узган утырышта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсендә күзәтү һәм профилактика эшчәнлеге башлыгы Максим Трущин җиткерде.

Янгыннар саны 33 районда арткан. Куркыныч очраклар барыннан да бигрәк Балтач (8дән 18гә җиткән), Зәй (38дән 82гә җиткән ), Мөслим (10нан 24кә җиткән), Яңа Чишмә (12дән 40ка җиткән) һәм Чирмешән (17дән 60ка җиткән) районнарында күбәйгән.

Татарстанда булган янгыннарда 57 кешенең (узган елгыдан 5кә азрак) гомере өзелгән, 90 кеше имгәнгән (+11). Кеше үлеме белән тәмамланган фаҗигаләр 14 районда арткан.


Фикер өстәү