Ирек Мостафин: «Миллиончы булып тууымны соң белдем»

Эш тартмасында актарынам. Күп еллар буе җыелган фотоларны архивка тапшырганчы, тагын бер кат карап чыгарга булдым. Кулыма «Казанның миллиончы баласы туган көн» дип язылган фото килеп керде. 1979 ел, октябрь, диелгән. Ул кешенең кем икәнен интернет шундук әйтте. Ә менә үзен табар өчен шактый тырышырга туры килде. Социаль челтәрләрнең берсендә 1979 елда туган Ирек Мостафиннарны барладым. Һәркайсына хат язып чыктым.

Моннан 43 ел элек Ирек Мостафин Казанда миллиончы бала булып теркәлә. Ул тугач, ТАССР башкаласы РСФСРда – унынчы һәм СССРда егерменче миллионлы шәһәр була.

Ирек катнаш гаиләдә туа. Әнисе Надежда Михайловна тегүче булып эшли, әтисе Шамил Җәмил улы машина йөртүче була. Ирек Мостафин туып, ярты ай узгач, аларның гаиләсен котлап, тантаналы төстә сабыйларын миллиончы итеп теркиләр. Шул чакта баланың әти-әнисенә туу турында таныклык, истәлекле медаль, ордер һәм ике бүлмәле фатир ачкычлары тапшырыла.

– Мин үземнең миллиончы булып туганымны 6 яшь тулгач кына белдем. Шушы вакытта әти белән әни аерылышты. Таныклыгымны әнисенең документлары арасыннан очраклы гына табып алдым. Әнием белән бу темага күп тапкыр сөйләшмәкче идем, әмма ул һәрвакыт сүзне икенчегә борды. Нигәдер әнинең кешегә билгеле буласы килмәгән, – ди Ирек. – Әти-әнием вафат инде. Миллиончы булып тууым аларга горурлык булгандыр. Әмма миңа бу статусым берни бирмәде. Бу хакта белүчеләр һәрвакыт миңа ни бирелгәнен генә сорый. Калганы аларга кызык түгел.

Ирек үзен татар дип саный. Мәктәптә рус төркемендә укый. Аларга татар теле дәресләре керми. Әтисенең әнисе оныгы белән татарча сөйләшкәләсә дә, егет аны оныта. Әтисе белән әнисе аерылышканнан соң, татарча бөтенләй сөйләшми башлый.

– Әти ягыннан бабаларым Әлки районыннан минем. Аларның бик тә тәртипле гаилә һәм дини булганнарын беләм, – ди Ирек.

Ирек төзүче һөнәрен сайлаган. Башта училище тәмамлый, аннан югары белем ала. Төзелеш оешмасында инженер булып эшли.

– Казан читендә өй төзедем. Шунда гомер итәм, – ди ул. – Үземне әллә кемгә санамыйм. Бер гади кеше мин. Тормышта күпне күрдем. Шактый сынаулар уздым. Әмма һәр ялгышлык миңа сабак булды. Тормышны ничек бар, шулай яратып, булганына сөенеп яшим мин хәзер.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү