Бакча җиләге үзе дә, яфрагы да файдалы

Бакча җиләге өлгергән чорга аяк бастык. С витаминына иң бай җимешләрнең берсе санала ул. Аның 100 граммында әлеге витаминның көнлек нормасы бар. Бу яктан ул бары тик карлыганнан гына калыша. Уртача зурлыктагы биш җиләктә бер әфлисундагы кадәр С витамины бар. Бөер һәм сидек юллары авырулары белән интегүчеләргә сезон буена бакча җиләге ашарга кирәк. Ник дигәндә, ул бәвел куу үзлегенә ия. Бөер авырулары вакытында бакча җиләгенең җимешләре генә түгел, тамыры да файдалы.

Бакча җиләге составында салицил кислотасы бар. Шуңа күрә ул ревматизм вакытында авыртуны баса. Азканлылык вакытында исә организмны тимер белән тәэмин итә ул.

Бакча җиләге үзе дә, аның яфраклары да матдәләр алмашын һәм кан басымын нормальләштерә, йокысызлыктан булыша, атеросклероз һәм гипертония кебек авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

✅Эчәклекләр, сидек куыгы һәм бөерләр ялкынсынудан көн саен ике-өч стакан бакча җиләге чәе эчәргә киңәш ителә. Аны әзерләү өчен ике аш кашыгы киптерелгән җиләкне бер стакан кайнар суга салып төнәтергә кирәк.

✅Җиләкнең яфраклары исә подаградан (организмда матдәләр алмашыну бозылу аркасында барлыкка килә торган тире һәм буын авыртуы) булыша. Зур гына өем киптерелгән яки яңа өзелгән яфракларны ярты литр суда төнәтеп, өстен каплаган килеш 10 минут тирәсе ут өстендә кайнатып алырга. Ашар алдыннан 100 мл күләмендә эчәргә кирәк. Бу төнәтмәне суыткычта ике тәүлек буена сакларга мөмкин. Шушы ук эчемлек бөер авыруларыннан да файдалы.

✅Эчәклекләре белән кыенлыклар туган һәм эч сыекланудан бер аш кашыгы киптерелгән бакча җиләге яфрагын бер стакан суга салып, 30 минут төнәтергә, шуны бер утыруда эчеп бетерергә киңәш ителә.

✅Ангинаны һәм тамак ялкынсынуларын дәвалау өчен, термоска җиләкнең киптерелгән яфракларын һәм чәчәкләрен салып, өстенә бер стакан кайнар су өстәп, сәгать буе томалап торырга кирәк. Соңрак һәр ике-өч сәгать саен авызны, тамакны шушы төнәтмә белән чайкарга кирәк.

✅Шешенүләрдән һәм югары кан басымыннан җиләкнең киптерелгән яфракларын стаканга салып, чәй пешергән кебек пешереп эчү булыша. Тәм өчен бер кашык шикәр комы өстәсәгез дә була.


Фикер өстәү