Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституцион Советы турында законга кул куйган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Конституцион советы турында законны имзалаган. Конституцион совет узган елда юкка чыгарылган Татарстан Конституцион судын алыштырырга тиеш. Документ республика башлыгы сайтына урнаштырылган.

Моңа кадәр – 8 июньдә депутатлар VI чакырылыш Дәүләт Советының 44 нче утырышында закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул иткән. Закон 10 көннән соң үз көченә керәчәк.
Совет республика законнары яки аларның аерым нигезләмәләренең, шулай ук норматив-хокукый актларның (шул исәптән әлеге норматив-хокукый актлар нигезендә үзләренең хокуклары санга сугылмаган дип уйлаучы гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре буенча) Конституциягә каршы килү-килмәве хакында бәяләмәләр чыгарачак.
Конституцион совет составына, рәисе белән бергә, өч кеше керә. Советның бер әгъзасын – Татарстан Рәисе, калган икесен – Дәүләт Советы Рәисе билгеләячәк.
Совет бәяләмәләре һәм аңлатмалары “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарында, Татарстанның хокукый мәгълүматлар рәсми порталында һәм Конституцион советның үз сайтында урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанның Конституцион суды 2022 елның 31 декабреннән юкка чыгарылды.


Фикер өстәү