Бурычлар ил бюджетын узып киткәндә: алда ни көтә?

Глобаль финанс системасының состав өлеше булган Россиядә дә кәгазь-электрон акчалар һәм процент капиталына бәйле проблемалар кискенләшә.

Без яшәгән киңлекләрдә массакүләм кредитлау соңгы унбиш елларда гына кулланышка керде, шуңа күрә әҗәтләр масштабы буенча алга киткән илләрдән күпкә калышабыз. Кризиска бераз гына соңгарак калып керәбез. Процентлы кредит шундый механизм бит ул: башта үсеш темплары белән сөендерә, җимерелү һәм суган суы суыру аз гына соңгарак калып башлана. Моны Үзәк банкта яхшы аңлыйлар, шуңа күрә Нәбиуллина ханым, массакүләм өстенлекле ипотека кредитларын туктатырга кирәк, дип өзгәләнә. Хәзер ипотеканы туктатырга да соң инде, дәвам итү дә куркыныч. Туктатсаң, торак базарында бәяләр төшү һәм җимерелү бүген үк башланачак, дәвам итсәң, якын киләчәктә биектәнрәк егылырга туры киләчәк. Ике золымның кечерәген сайларгамы, зуррагынмы – бәхәс шул тирәдә бара. Үзәк банк кечерәк золымны сайлауны куәтли, хөкүмәт, үсеш темплары белән алданып, бәла масштабын үстерү ягын каера. Бәлки, киләчәктә шеш үзеннән-үзе суырылып бетәр әле, дигән иллюзияләр белән яши министрлар. Бурычлар күләме исә баш әйләндергеч темплар белән үсә. Россиялеләрнең банклар алдындагы гомуми бурычы 30 триллион сумнан ашып киткән. Бу федераль бюджетка караганда зуррак суммага әверелеп бара. Үзәк банк мәгълүматлары апрель аенда гына да бурычларның 527 миллиард сумга – тиңе булмаган күләмдә артуын күрсәтә. Икътисадый үсеш темпларын тотып торырга ярдәм итә бу сан, әмма: а) инфляция вәгъдә итә, ә) киләчәктә җимерелү гарантияли.

Кредитка мал туплау россиялеләрнең матди хәлен яхшыртмый, яхшыра дигән алдану гына бирә. Искә төшерик әле: үткән көздә доллар ничә сум иде? 60–65 сумнар тирәсе йөрде. Хәзер күпме? Минем компьютер, Арча банкларында долларны 83 сумга сатып алып була, ди. Менә шул шул. Статистика безгә чуклы-бизәкле саннар күрсәтә ул. Аның эше шул: юатып тору. Әмма саннарның чынбарлыкны шәйләргә булыша торганнары да бар. Иң мул тормышлы россиялеләр кайда яши әле? Мәскәүдә. Менә шул мәскәүлеләр соңгы вакытта үзләре яшәгән фатирларның бүлмәсен бик теләп арендага бирә башлаганнар. Шундый белдерүләр күләме 80 процентка арткан. Кеше үзе яшәгән фатирга фатирдашны акчага бик мохтаҗ булганда гына кертә. Уңайсызлыклары бик күп чөнки.

Россиянең матди ресурсларын көнбатыш чикләрдәге конфликт һәм санкцияләр бик нык суыра. Әмма дөнья кризисының кискенләшүе алардан да зуррак зыян салырга ихтимал. Без хәзер нәкъ шул чиктә басып торабыз.

                                               Рәшит Фәтхрахманов  

 

 


Фикер өстәү