Ташламалы ипотека буенча беренчел кертем күләмен арттырганнар

Россиядә ташламалы ипотека буенча беренчел взнос күләме арттырылган. Ул 5 процентка үсеп, 15 тән 20 процентка җиткән. Россия Хөкүмәте карарында шул хакта билгеләп үтелгән.

“Заемчы үз акчасы хисабына, шул исәптән федераль бюджеттан, төбәк бюджетыннан, җирле бюджетлар яки эш бирүчедән алынган акча хисабына төзелә яки сатып алына торган торак, шәхси торак бәясенең 20 процентын һәм аннан күбрәген түли”, – диелгән хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган документта.

Документ порталда алдагы көнне пәйда булган. Ул шуннан соң 7 көн узгач үз көченә керә.


Фикер өстәү