Мамадышта икенче тапкыр “Кирмән җыены” узды

Мамадыш районы Урта Кирмән авылының Изгеләр чишмәсе янындагы үзәнлектә быел икенче тапкыр “Кирмән җыены” узды. Тәүге тапкыр җыенны зурлап үткәрсәләр, быелгысы, билгеле сәбәпләр аркасында, тар даирәдә генә узган.

Быелгы җыенны  кунаклар чакырып, зурлап уздырырга уйласалар да, яз башыннан бирле озата баручы вәзгыять бу теләккә аяк чалган. Шулай да, 50ләп кеше белән булса да җыенны быел да уздырырга карар кылган мамадышлылар. Изге җирләрдә вәгазь, аннан икенде намазы укылган, катнашучылар корбан итеннән пешерелгән пылау белән дә сыйланганнар. Чара җирле фольклор ансамбле чыгышлары белән үрелеп барган.

1395, 1399 еллардагы рус елъязмаларында ук телгә алынган бу җирләрдәге җыенны оештыручыларның берсе – “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе. Җитәкчесе Розалия Ибраһимова сүзләренчә, бу урыннарда кеше өзелми:

– 10 еллап инде без “Ак калфак”лылар белән Изгеләр чишмәсен чистартып торабыз, елга бер булса да килеп, догалар кылып китәбез. Узган елны беренче тапкыр кунаклар да чакырдык. Киләчәктә бу үзәнлекнең бөтен татарларны җыючы урын булуын телибез, – диде ул.

Чараны оештыруда Мамадышның туган якны өйрәнү музее да катнашкан. Музей хезмәткәрләре һәм Урта Кирмән мәктәбе тарихчысы Ринат Хәйруллин тарафыннан тарихи урыннарга экскурсия да уздырылган. Тарихчы сүзләренчә,  Кирмән шәһәрлеге туристлар арасында да зур кызыксыну уята.

– Дөньялар тыныч булып, киләсе елга бу урыннарда җыенны зурлап уздырырга ниятлибез. “Кирмән җыены” бер матур традициягә әйләнсә иде, – дип теләде Ринат абый да.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү