Ай күрде, кояш алды: «Татар кызы» бәйгесе ниләр белән истә калды?

Матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме. Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең шигаре шулай яңгырый. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? Милләт күрке – заманча татар кызы нинди булырга тиеш? Шушы сорауларга җавап эзләп, бәйгенең республикакүләм финалын тамаша кылып кайттык.

Алдан әйтеп куябыз: репортажда узган елгы республика финалы белән чагыштырулар күп булса, кичерегез. Гаеп бездә түгел…

Аера алмый тик торам…

Быел бәйгенең финалында Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 11 кыз катнашты. 11 декабрь кичендә узган тантанага кадәр алар, ике атна дәвамында Казанда яшәп, төрле мәдәни чараларда катнашкан, белем туплаган. Экскурсияләр, аш-су һәм кул эшләре буенча остаханәләр, Татарстанның билгеле хатын-кызлары белән очрашулар – шулай ук программага кертелгән. Сәхнәдә күрсәткән иҗади номерлары да – ике атна дәвам иткән әзерлек нәтиҗәсе. Моны без видео-көндәлектән күреп белдек.

Шулай итә-итә, кызлар «Пирамида» сәхнәсенә барып җитте. Ниһаять, Татарстанның иң шәп кызлары белән безне дә таныштырасы иттеләр. Әмма, нәкъ узган елдагыча, кызлар үзләре турында үзләре сөйләмәде. Экраннан алар турындагы кыска видеоязмалар күрсәтелде, шуннан һәркайсы чиратлап ике-өч җөмлә әйтте дә, шуның белән шул. Өстәвенә кызлар барысы да бер стильдәге милли киемнән чыкты. Кершән-сөрмәле йөзләрендә дә табигатьтән бирелгән үзенчәлекләр күренмәде. Кыскасы, тамашачының кемнең-кем икәнен аңларга, кызларны истә калдырырга мөмкинлеге бик булмады. Бу урында казыйларны да жәлләп куйдым… Дөрес, кызлар арасыннан иң-иңен ачыкларга сайлап алу турлары ярдәм иткәндер. Әмма без – тамашачы бары финалны гына күрдек.

Сынауларның икенче өлешендә кызлар «Казан» бию ансамбле белән берлектә «Зәңгәр шәл»дән өзек күрсәтте. 2021  елгы финалист кызлар чыкты дип торам – әсәрен дә, җыр-биюләрен дә, киемнәрен дә үзгәртеп азапланмаганнар. Бик матур чыгыш, әмма аларның сәхнә осталыкларын күрсәтә алырдай башка әсәр юкмы икән? Югыйсә, әдәбиятыбызны бай, дибез. Ничек кенә булмасын, кызларның бу чыгышлары аларны берсеннән-берсен аерырга булса да ярдәм итте.

Биючегә сүз әйтмиләр

Оештыручылар алдан ук быелгы бәйгенең мәгърифәтчелек темасына багышлануы турында әйтеп куйды. Шунысы гаҗәп: быел интеллектуаль сынауны төшереп калдырганнар. Аның урынына булса кирәк, кызлар үз төбәкләренең күренекле хатын-кызлары турында сөйләде. Өсләрендәге күлмәкләре, башларындагы калфаклары да туры китереп сайланган иде. Ләкин бу юлы да кызларның ягымлы тавышларын озаклап тыңлый алмадык – сүзне янә бик кыска тоттылар. Бәйгенең мәгърифәтчелек темасына багышланган булуы шушында күренергә тиеш булгандыр дип аңладык.

Финалның бу өлешеннән соң алдагы елларда җиңү яулаган татар кызлары чыгыш ясады. «Татар кызы»нда кайчан да булса катнашкан кызлардан еш кына, бу – гади бәйге генә түгел, монда гомерлек дуслар табыла, дигән сүзне ишетергә туры килә. Бу чыгыш  шуның бер мисалы инде.

Бәйрәм тамашасы дәвам итә торды, ә кызлар сәхнәгә бик ашыкмады. Берничә концерт номерыннан соң гына Руслан Сәйфетдинов һәм Илүсә Хуҗина башкарган җырга вальс биеде алар. Ап-ак күлмәк кигән сылулар, салмак көйгә әйләнә-әйләнә, гүя сихерләде безне. Шушы сихри биюнең тылсымнарына бирелеп китеп, кызларның кабаттан кереп югалуларын сизми дә калдык.

Гомумән, биюләргә бик бай кичә булды ул. 2023  елның Татарстанда Милли мәдәният һәм традицияләр елы буларак игълан ителүен исәпкә алып, кызлар төрле халык биюләреннән торган попурри башкарды. Ирексездән 2019  елгы финал концерты искә төште. Анда да катнашучылар башка милләтләргә карата ихтирам һәм хөрмәтен шушы биюләр аша күрсәткән иде.

Милләт сагында

Шуның белән бәйгенең сынау өлешләре тәмам булды. Ике сәгатьтән артык барган тамашаның якынча бер сәгате чакырылган кунаклар – танылган җырчылар кулында иде. Янымда утырган апалар: «Бүтән чыкмыймыни соң? Концерт карарга килмәдек бит», – диеште. Чыгуын чыкты алар, тик бүләк алыр өчен генә.

Шулай итеп, матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме милли традицияләрсез генә узып китте. Сүз дә юк, бәлки, бу традицияләр турында бәйгенең сайлап алу турларында, ике атналык әзерлек чорында күп сөйләнелгәндер. Әмма финалда миллилеккә урын кызларның өс-башларында гына табылган иде. Шулай булуына карамастан, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татар кызы» бәйгесе катнашучыларын тел, милләт сагында торучылар дип атады. Шуңа өстәп: «Кызларыбыз үзләренең мәгърифәтче татар хатын-кызларының варислары булуларын дәлилләп күрсәтә», – диде ул. Без күргән кадәре – зур бер бәйгенең бер өлеше генә шул. Ике сәгатьлек тамашадан гына ниндидер нәтиҗәләр ясау кыен, шуңа күрә кызларның Данис Шакиров әйткән сүзләргә тугрылык саклауларына ышаныйк һәм өметләник.

Инде җиңүчеләргә күчик. Елдагыча, һәр кыз бер номинациянең җиңүчесе булды. Аларның тулы исемлеге белән рәсми сайтыбызда таныша аласыз. Зәринә Әгълиуллина «Казан гүзәле – 2022» исеменә лаек булды. Ә «Татар кызы – 2022» исемен яулап, 60 мең сумлык сертификат, затлы калфак һәм хәситә иясе булып Актаныш районыннан Энҗе Габдуллина танылды. Җиңүче исеменә лаек булганын белгәч, бераз югалып калган чибәркәй әти-әнисенә, оештыручыларга, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу бәйгедә бик теләп катнаштым, чын күңелемнән әзерләндем һәм җаным-тәнем белән чыгыш ясадым. Бу җиңүем – шуларның нәтиҗәсе», – диде Энҗе.

Ташкентка кем бара?

Традиция буенча, «Татар кызы»ның республика этабында җиңгән кыз халыкара бәйгедә Татарстан данын якларга тиеш булачак. Ләкин бәйгенең халыкара этабы берничә ел рәттән кичектерелде. Бу юлы аны 2023  елның язында узачак, диделәр. Үзбәкстанда узачак бәйгедә Татарстанны кем тәкъдим итәр? Аның исеме соңрак ачыкланачак.

Номинацияләр һәм җиңүчеләр

«Иң уңган кыз» – Регина Шәйгарданова (Мөслим районы);

«Иң назлы кыз» – Язгөл Миңнуллина (Казан);

«Иң зыялы кыз» – Зилә Минһаҗева (Югары Ослан районы);

«Иң тырыш кыз» – Язилә Әгълиуллина (Мөслим районы);

«Иң серле кыз» – Рәмилә Шәмсемөхәммәтова (Чаллы);

«Иң сөйкемле кыз» – Камилә Сөнгатова (Лаеш районы);

«Иң ягымлы кыз» – Айгөл Шакирова (Балык Бистәсе районы);

«Иң кыю кыз» – Сиринә Насыйбуллина (Яшел Үзән районы);

«Иң максатчан кыз» – Гөлия Хәкимова (Әтнә районы);

«Иң зирәк кыз» – Зәринә Әгълиуллина (Казан);

«Иң моңлы кыз» – Энҗе Габдуллина (Актаныш районы).

Лилия Гыймазова

 

 

 

 


Фикер өстәү