Элла Памфилова: “16 яшьтән тавыш бирү мәсьәләсен төрле яклап карарга кирәк”

Россия Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү яшен үзгәртү мәсьәләсен карамаган әле, чөнки ул төрле яклап экспертиза таләп итә.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова 16 яшьтән сайлауда катнашу хокукы бирү турында ЛДПР тәкъдименә тукталып, шулай дип белдергән. Закон проекты бүген Дәүләт Думасына кертелгән.

Депутатлар үз тәкъдимен безнең илдә хокукларның бер өлешенең нәкъ менә 16 яшьтән бирелүе белән аңлата. Мәсәлән, шушы яшьтә хезмәт килешүен төзергә һәм кайбер очракларда хәтта никахлашырга мөмкин. Закон проекты авторлары фикеренчә, кеше эшли, гаилә кора, бала таба ала икән, димәк, ул хакимиятне дә сайлау хокукына ия булырга тиеш.


Фикер өстәү