Аз керемле гаиләләргә 3,3 миллиард сумнан артыграк акча җибәрелә

Россия Хөкүмәте киләсе елда аз керемле гаиләләрнең балаларына түләү өчен 3,3 миллиард сум юллаячак. Премьер-министр Михаил Мишустин әйтүенчә, мохтаҗларга ярдәм итү чараларның берсе генә әле бу. Алар өчен бөтен ил күләмендә тулы бер ярдәм системасы булдырылачак. Шулай итеп, барлык яшьтәге балаларның ата-аналарына, булачак аналарга ярдәм кулы сузачаклар.

Премьер-министр искә төшереп үткәнчә, ил өчен төп документ булып тора бу, чөнки анда кешеләрнең барлык хокуклары һәм гарантияләре билгеләнгән. “Россия Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт Конституциядә каралган гарантияләрне үтәү өчен кирәкле барлык чараларны күрә. Аз керемле гаиләләргә аеруча зур игътибар бирәбез”, – дигән Михаил Мишустин.

Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан бердәм универсаль пособие гамәлгә кертелә. Ул балалы гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен барлык түләүләрне үз эченә ала.


Фикер өстәү