Салават Фәтхетдинов «Ватаным Татарстан» укучыларының сорауларына җавап бирә

Кадерле дуслар! Чәршәмбе 14 декабрь, 15.00 сәгатьтә “ВТ”га кунакка сез яраткан җырчы – Салават Фәтхетдинов киләчәк.

Җырчыга сорауларыгыз булса, безгә яза аласыз. Ә иң кызыклы сорау иясен бүләк көтә! Чәршәмбе кичегезне безнең белән үткәрегез, үкенмәссез!


Салават Фәтхетдинов «Ватаным Татарстан» укучыларының сорауларына җавап бирә” язмасына фикерләр

  1. Хөрмәтле Салават әфәнде! Татар-башкорт музыка сәнгате дөрес юлдан бара дип уйлыйсызмы? Яшьләр бик тәртәгә тибә бит. Артык иркәләп бозмыйбызмы үзләрен? Аларга 1-2 өлкән остаз ясаган кисәтү генә бик үтеп җитми шикелле. Бәйдән ычкына баралар бит. Совет заманындагы кебек алга бер максат куеп эшләү булмагач, сәнгать аша тәрбияләү яшь буынны тәрбиясезлеккә генә китермәсме? Бәлки сәнгать өлкәсендә дә законнар кабул итү җитмидер. Үз шәкертләрегез сезнең өметләрне аклыймы, әллә кайберләре өчен сезгә кызарырга да туры киләме? Аерым алганда, шәкертегез Данир Сабиров иҗаты сезне сөендерәме-көендерәме?

Фикер өстәү