Сезне бездә көтәләр: Татарстан Президенты эш сәфәре белән Төркиягә барды

Татарстан өчен Төркия алдынгы чит ил парнертларының берсе. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бурса шәһәрендәге «Татарстан Төркия» бизнесфорумында шулай дип белдерде. Гадәттәгечә, Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация көнчыгыш юнәлештә ил өчен, аерым алганда, республика өчен файдалы булырдай хезмәттәшлек мөмкинлекләрен барлады.

Бизнес-форумда чыгыш ясаганчы, Татарстан Президенты Бурса губернаторы Якуп Җанболат, шәһәр мэры Алинур Акташ һәм Бурса сәнәгать һәм сәүдә палатасы идарәсе рәисе Ибраһим Буркай белән очрашты. Ике як та уртак проектлар һәм киләчәктә башкарыласы эшләр турында фикер алышты.

– Сезнең ил – Татарстанның төп чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре безнең республикага якынча 2 млрд доллар күләмендә акча инвестицияләде, – дип искәртте Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, республикада 10 төрек заводы үз эшчәнлеген алып бара. Алга таба да үсеш өчен нигез барлыгын әйтте республика җитәкчесе.

Бурса губернаторы да Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

– Берничә ел элек сезнең белән очрашкан идек. Ул вакытта ук ике як үсеше өчен мөһим булган очрашу үткәрдек. Хәзер инде нәтиҗәләрен күрәбез. Бурсадагы форум да ике якның бизнесын тагын да якынайтыр дип өметләнәм, – диде Якуп Җанболат.

Сүз уңаеннан, Бурса провинциясе зурлыгы буенча Төркиядә дүртенче урында тора. Анда 17 зур сәнәгать зонасы урнашкан. Провинция Төркиянең автомобиль сәнәгате үзәге булып санала.

Әйтергә кирәк, Татарстаннан Төркиягә киткән делегация дә шактый зур. Делегация вәкилләре арасында зур предприятие һәм бизнес-оешмаларның җитәкчеләре дә бар. Аерым алганда, Төркиядә КАМАЗ, Казан синтетик каучук заводы, «Триада», «Машдеталь» һәм башка предприятиеләр тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Төркия белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә. Бу үз чиратында Россия – Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен дә мөһим.

– Узган ел Төркия һәм Татарстан арасында сәүдә әйләнеше 55,8 процентка үсте һәм 563 млн доллардан артып китте, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Без Төркия бизнесының алга таба да Татарстанда үз проектларын тормышка ашыруын телибез. Моның өчен кирәкле шартлар тудырырга да әзер.


Фикер өстәү