Рөстәм Миңнеханов: «Җәмәгать урыннарын булдырыр алдыннан, халыкның теләге белән кызыксынырга кирәк»

Җәмәгать урыннарын булдырыр алдыннан, алар урнашачак җирне яхшылап өйрәнергә, халыкның теләге белән кызыксынырга кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың шәһәр һәм районнарында яшәүче җитәкчеләр, хезмәткәрләр өчен оештырылган укулар барышында шулай дип белдерде.

Рәис җәмәгать урыннары булдыру буенча 2015 елдан бирле гамәлдә булган программаларны халык өчен мөһим сорауларга җавап дип атый.

– Әйләнә-тирә мохит иҗтимагый аң формалаштыра. Шуңа күрә без ел саен парк һәм скверларны, яр буйларын, комлыкларны, урам һәм мәйданчыкларны яңартабыз. Ишегалларын да төзекләндерә башладык. Бу проектларны тормышка ашыруда җирле халык та катнашырга тиеш. Җәмәгать урыннарында тормыш кайнарга тиеш. Шуңа күрә булдырыр алдыннан, алар урнашачак җирне яхшылап өйрәнергә, халыкның нәрсә күрергә теләве белән кызыксынырга кирәк, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Саннар теленә күчсәк, соңгы сигез ел эчендә Татарстанда барлыгы 367 җәмәгать урыны һәм күпфатирлы йортлар арасында урнашкан 3 мең 379 ишегалды төзекләндерелгән.

– Яңа объектлар барлыкка килү шәһәр һәм бистәләребезгә яңа төсмер бирә. Бу урыннар җирле халык белән туристлар арасында да популярлаша. Төзекләндерелгән объектлар тирәсендә тормыш кайнавын күрү бик рәхәт, анда төрле чаралар уза, кызыксынулар буенча төрле берләшмәләр пәйда була. Монда яңа сервис һәм хезмәтләр кертүче үзенчәлекле индустрия, спорт һәм яшьләр берләшмәләре дә тартыла, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе төзекләндерелгән объектларны саклап тотарга кирәклеген дә искәртте. Бу урыннар ял итү һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен дә яхшы җирлек булырга тиеш, дигән фикердә ул.

– Без җәмәгать урыннарын төзекләндерү белән генә чикләнмичә, аларны  дөрес итеп идарә итә дә белергә тиеш. Бу республиканың иң ерак төбәкләрендә дә уңай үзгәрешләргә китерәчәк, – дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Җәмәгать урыннары белән эшчәнлеккә багышланган укулар өч көн дәвам итәчәк. Анда катнашучыларга Россиянең башка төбәкләреннән килгән белгечләр дә белем бирәчәк. «Укулар тәмамлангач, кулыгызда гамәлдәге паркларны яңарту өчен кирәкле барлык белем-күнекмәләр булачак. Командалы эш барышында яңа уй-фикерләр дә килергә мөмкин. Җәмәгать урыннарында шуларның бер өлешен быелгы җәйдә үк гамәлгә ашырачакбыз», – ди Рөстәм Миңнеханов.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/


Фикер өстәү