Чебен гөмбәсе белән тотлыгуын бетерергә уйлаган яшүсмер реанимациягә эләккән

Мәскәүдә 9 нчы сыйныф укучысы тотлыгуын бетерү өчен «Вайлдберриз»дан чебен гөмбәсе кайтарткан. Нәтиҗәдә ул реанимациягә эләккән.

Кыш көне үк малайның күңеленә тотлыгуның җитди формасын җиңәргә дигән уй килә. Интернеттан чебен гөмбәсенең тотлыгудан коткаруы турында укый һәм үзендә сынап карарга була. Аны табу әллә ни кыенлык тудырмый, аны интернет аша сатып алырга мөмкин.

Сатып алыр алдыннан укучы әнисе белән киңәшләшергә булган, тик аңа әлеге идеясе бик ошамаган. Берничә айдан соң бала әнисен алдап, уку әсбаплары өчен дип, 1500 сум акча сораган, ә үзе гөмбә сатып алырга булган.

Гөмбәне алуга ук малай бер дусты белән аны урамда ашаган. Чамасын белми ашаган малайның бераздан  хәле бик начараеп киткән, көчле галлюцинацияләр башланган. Дусты «ашыгыч ярдәм» чакырткан.

Хәзерге вакытта укучы реанимациядә ята һәм әлегә кадәр аңына килә алмый.


Фикер өстәү