Татарстанда бер гаилә гөмбә ашап агуланган.
Төшке ашка гөмбә ашаган балаларның берсе үлгән, икенчесе хастаханәгә озатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар ак гөмбә белән агуланган.
— Төшке ашка ак гөмбәләр пешереп ашаган гаилә әгъзалары барысы да хастаханәдә, бер балалары һәлак булды, — дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Ак гөмбәләр агулы гөмбә белән янәшә торганнан үзенә агу сеңдергәнме, әллә авыр металл сеңдергәнме — шуны ачыклаячаклар, дип хәбәр итә «Татарстан-24».
Сезон башыннан Татарстанда гөмбә белән агулануның 12 очрагы теркәлгән.