Татарстанда гөмбәләр белән агулануның ун очрагы теркәлгән

Белгечләр Татарстан халкына сентябрь аенда гөмбә җыярга ашыкмаска киңәш итте. Бу хакта «Вести Татарстан» телеканалы яза.

Яңгырлар булмаганда, гөмбәләрдә зарарлы матдәләр таралырга мөмкин, бу аларны куллану өчен яраксыз итә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләгәнчә, 10 кеше агуланган.

Табиблар татарстанлыларны бу чорда гөмбә җыйганда саграк булырга чакыра.


Фикер өстәү