Казанда агуланган студентларның хәле яхшыра башлаган

Казанның Салмачы бистәсендә метанол белән агуланган кайбер студентларның хәле яхшырган, якын көннәрдә аларны хастаханәдән чыгарырга җыеналар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, Казанның 7нче хастаханәсе токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

«Бер пациент бик авыр хәлдә, икесенең хәле авыр, әмма тотрыклы. Калганнарының хәле уртача, алар токсикология бүлегендә дәвалана, әлеге пациентларда уңай динамика күзәтелә», – ди  табиб.

Әлегә зыян күргән студентларның берсе дә хастаханәдән чыгарылмаган. Динамикасы уңай булган пациентларны якын арада хастаханәдән чыгарырга мөмкиннәр.


Фикер өстәү