Социаль ташламалардан үзегезне мәхрүм итмәгез: хезмәт хакын “конверт”ка салып түләү белән килешмәгез!

Физик затлар кеременә салым – төбәкнең тупланма бюджетында иң мөһим керем чыганакларыннан берсе. Социаль-икътисади программаларны тормышка ашыру нәкъ менә салымнарның бюджетка үз вакытында, тулы күләмендә керүенә бәйле. Шуңа күрә хезмәт хакын “күләгә”дән чыгару салым органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Хезмәткәрнең эш хакы МРОТ күләменнән, шулай ук тармак буенча уртача күрсәткечтән кимрәк икән, эш бирүче ведомствоара комиссиягә чакырыла. Анда салым органнары вәкилләре генә түгел, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, прокуратура, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Эчке эшләр министрлыгы, бюджеттан тыш дәүләт фондлары вәкилләре дә катнаша.

Комиссияләрдә, хезмәт килешүе төземичә, “конверт”ка салып кына эш хакын түләү мәсьәләләре аерым игътибар үзәгенә алына. Әйтергә кирәк, аларның эш нәтиҗәсе күзгә күренә. Быел тугыз ай эчендә 2300 шундый эш бирүче “келәм”гә чакырылган. Шуның 2 меңнән артыграгы хезмәткәрләренең эш хакын арттыру юлын сайлаган. Хезмәткәрләр белән 10,5 мең өстәмә килешү һәм шартнамә төзелгән. Шулай итеп, бюджетка өстәмә рәвештә 161 миллион сум күләмендә физик затлар кеременә салым, 344 миллион сум күләмендә – иминиятләштерү взносы алынган.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе шуны искәртә: пенсия, “больничный”, дәвалануга, белем алу, торак сатып алуга бирелә торган салым “вычет”ы фәкать рәсми хезмәт хакыннан чыгып кына түләнелә. Социаль ташламалар һәм гарантияләрдән үзегезне мәхрүм итмәгез – хезмәт хакын “конверт”ка салып түләү белән килешмәгез!

Эш бирүче хезмәт хакын рәсми түләүдән баш тарткан очракта, хезмәткәр мөрәҗәгать итә ала:

– яшәү урыны яки вакытлыча яшәү урыны буенча район прокуратурасына;
– Дәүләт хезмәт инспекциясенә;
– компаниянең урнашу урыны яки хезмәткәрнең яшәү урыны буенча салым инспекциясенә;
– дәгъва гаризасы белән судка.
Моннан тыш хезмәт хакын рәсми түләмәү мәсьәләләре буенча Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (8(843)235-18-38), яки хезмәтнең Бердәм элемтә үзәгенә (8-800-222-2222) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинеттан файдаланучылар эш бирүче түләгән хезмәт хакын, тотып калынган салым күләмен үзләре үк тикшерә ала. Керемнәр турында мәгълүматлар “Доходы и вычеты” бүлегендә урын алган.

Фото: Depositphotos


Фикер өстәү