Sweet kids консультанты Рифат Гыймаев: Балага велосипедны физик мөмкинлекләреннән чыгып сайларга кирәк

Җәй – велосипедта җилдерү, сатып алу өчен иң кулай ел фасылы. Балалар өчен велосипед сайлаганда ничек дөрес сайларга соң? Уңайлы, «дөрес» велосипед  нинди булырга тиеш? Әлеге сорауларга Sweet kids сәүдә ноктасы консультанты  Рифат Гыймаев җавап бирде.

–  Рифат әфәнде, баланың беренче велосипеды нинди булырга тиеш?

– Төп шарт – тәгәрмәч  диаметрының 12 см  булуы.  Элек сабыйлар өчен велосипедлар өч тәгәрмәчле булган булса, хәзер алар – дүртәү. Арткы тәгәрмәч янында ике кечкенә ярдәмче тәгәрмәчләр урнаштырыла һәм аларны  бала үсә төшкәч алып куярга да мөмкин.   Гадәттә, өч яки  ике яшьлек балага нинди велосипед алырга, дип сорыйлар. Аны баланың яшенә  карап түгел, ә  физик мөмкинлекләреннән чыгып сайларга кирәк. Бер бала өч яшь тулганчы да бик җитез  йөрергә өйрәнсә, икенче балага бу дүрт яшьтә дә авыр бирелергә мөмкин.

– Велосипедның балага туры килүен ничек тикшереп карап була?

– Баланың аяклары утырганда җиргә тияргә, кул тормозы булган велосипед алганда баланың аны туктатыр өчен көче җитәргә тиеш. Бу таләпләр мәктәп укучыларына да кагыла. Велосипед  алырга барганда баланың үзе белән барсагыз, дөресрәк булыр. Ул үзе утырып йөреп сайласа, күпкә яхшырак.  Шуны искәртәсем килә:  үскәч тә йөрерлеген сайлау – хата. Чөнки зур велосипед төрле җәрәхәтләргә китерергә, бала сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин. Туры утыру  өчен рульнең артык түбән булмавы да шарт. Күп кенә әти-әниләр велосипед сайлаганда фәкать баласының буй озынлыгын гына исәпкә ала. Бу фикер дә – хаталы. Эш шунда: кайбер балалар яшьтәшләреннән буйга озынрак булса да, йөргәндә тигезлекне саклау сәләтенә ия  булмый. Шуңа күрә, гәүдәле, дип кенә балага зурлар өчен тәгаенләнгән велосипед сатып алырга ярамый. Ничә яшьтә, нинди буй озынлыгында  булуына карамастан, баланың физик мөмкинлеге турында онытырга ярамый.

– Кызлар белән  малайларга велосипед сайлауның үзенчәлеге бармы?

– Малайлар һәм кызлар өчен билгеләнгән велосипедларның аермасы юк дияргә була. Кызларның ачык, матур төсләргә өстенлек бирүләрен исәпләмәгәндә. Яшүсмер  кыз велосипед сатып алганда  аның авырлыгына  игътибар итәргә кирәк. Ул мөмкин кадәр җиңел булырга тиеш.  Техник мөмкинлекләренә килгәндә, хәзерге заман велосипедлары  бик уңайлы. Авыл җире, шәһәр өчен дигән категорияләргә дә бүлеп карау кирәкми.  Бер үк велосипед белән, телисең икән, походка барып була, телисең икән, шәһәрдә генә йөр. Аларда  тизлек режимнары да  егермедән артык. Бу да үз чиратында куркынычсыз һәм уңайлы йөрү мөмкинлеген бирә. Тормозның аяк белән идарә итә торганынмы, әллә кулныкын сайларгамы дигәндә, һәркем үзенә ничек җайлы, ничек күнеккән,  шунысын карый. Шулай да күпләр тормозның кул белән идарә итә торганына өстенлек бирәләр, миңа калса, андые уңайлырак.

https://vatantat.ru/2021/05/54841/

Белеп тор!

  •  Саклагыч киемнәре бармы?  Велосипеды төзекме?  Киемендә һәм велосипедында яктылык кайтаргыч элементлар бармы? Бөтен сорауларга да «әйе» дип җавап биргәндә генә балага велосипедта йөрергә рөхсәт!
  • Велосипедка беренче мәртәбә яки күптән түгел генә утырган очракта, башкалардан читтәрәк йөрү хәерле.
  • Рульне тотмыйча йөрү, бер велосипедка берничә кеше утыру тыела.
  • Велосипед йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм аны төгәл үтәргә тиеш.
  • Велосипедны балалар бакчасы яшеннән үк йөртергә ярый, ләкин ишегалдында һәм паркларда гына. Юлга чыгу 14 яшьтән генә рөхсәт ителә. Бу вакытта инде велосипедчы йөртүчегә әйләнә һәм ул юлда йөрү кагыйдәләренең барысын да үтәргә тиеш була. Аңа уң полосадан һәм юл читеннән генә барырга ярый. Велосипедчылар өчен кайбер трассаларда махсус юллар бар. Колонна белән барганда, төркем 10 кешедән артмаска тиеш. Берничә колонна икән, алар арсында 80–100 метр ара калу шарт.

Белә идегезме?

Велосипед сүзе латинчадан алынган. «Вело» — тиз, «педи» аяклар дигәнне аңлата. Велосипедны кем уйлап тапканын әлегәчә белмиләр. Әмма аны беренче тапкыр үзенең сызымнарында бөек уйлап табучы Леонардо да Винчи күрсәткән дигән фаразлар йөри. XV гасырда велосипедлар бүгенгеләре кебек булмаган. Авырлыгы 100 килога якын, озынлыгы 2 метрдан артык, тәгәрмәчләре дә бик зур булган.


Фикер өстәү