Казанның 175 нче гимназиясеннән барлык җиһазларны чыгарганнар

11 майда кораллы һөҗүм кылынган Казанның 175 нче гимназиясендә тулы көченә капиталь ремонт бара. Мәктәптән бөтен парталарны, шкафларны, стендларны, сантехниканы чыгарганнар.

Мәктәпкә бары тик эшчеләрне генә кертәләр, аларның бер өлеше — төзелеш югары уку йортлары студентлары.

— Бинаның йөзен тулысынча үзгәртәбез, реконструкциялибез, — дип сөйләде яшь эшчеләрнең берсе.

Территорияне чит кешеләрдән яңа каравылчы саклый. Ул капка янында да басып тора һәм хезмәткәрләрдән һәм эшчеләрдән башка беркем дә мәктәпкә якын килмәсен өчен контрольдә тота. Каравылчы мәктәптә эшләр хәтта төнлә дә алып барылганын сөйләде.

— Тәүлек буе эшлибез, — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, республика хөкүмәте тарафыннан мәктәпнең эчке төзелешен тулысынча яңарту, функционалны, кайбер кабинетларның урнашуын үзгәртү бурычы куелды — бу балаларга фаҗигале көнне хәтерләтмәсен өчен эшләнә.

Гимназия бинасын киләсе уку елы башына ук яңартырга вәгъдә итәләр.


Фикер өстәү