Әсгать Сәфәров Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка юлланган телеграммада Әсгать Сәфәров массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен, яңа кызыклы проектлар, барлык башлангычларда уңышлар» теләде.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Татарстанның күп гасырлык журналистлык традицияләре, сүз көче, медиа вәкилләренең югары профессиональ сыйфатлары белән горурлануын искәртте.

«Сезнең эшчәнлегегез әлеге традицияләрне саклап калуга һәм арттыруга лаеклы өлеш кертсен, Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының күпкырлы потенциалын арттыруга, республикада нәшрият эшен үстерүгә хезмәт итсен», — дип тәмамлады Сәфәров.


Фикер өстәү