175 гимназиядә зыян күргән ике бала табиблардан ярдәм сораган

Казанның 175 нче гимназиясеннән тагын ике укучы ДРКБга мөрәҗәгать иткән. Табиблар балаларның хәлен, канәгатьләнерлек, дип тапкан. Шуңа күрә алар хастаханәгә салынмаган.

Бүгенгә республика балалар хастаханәсендә 13 укучы дәвалана. Шөкер, аларның хәле көннән-көн яхшыра. 8 һәм 9 яшьлек ике бала савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән.


Фикер өстәү