Ринат Рахматуллин: «Утырган вакытта кемнең кем икәнен аңладым»

Ринат Рахматуллин ярты елга исерек килеш рульгә утырган өчен алты айга колониягә эләккән иде. Җырчы иң беренче зур интервьюсын ТНВ каналында чыгучы “Сөйләшергә вакыт” тапшыруында Лилия Кадыйровага биргән.

Аның сүзләренчә, бу ярты ел уйландырырга, яңа җырлар язарга һәм көч тупларга этәргеч булган.

“Ярты ел эчендә кемнең кем икәнен аңладым. Телефонда булган контактлар сирәгәйде. Кемдер акча дусты булган, кемдер – популярлыктан кулланган. Алар үз юллары белән киттеләр”, — дип сөйләде Ринат Рахматулин.


Фикер өстәү